Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елда иң игелекле атна

Алабугада “Мәрхәмәтлелек атнасы” ахырына якынлаша.

Игелекле эшләр эстафетасы узган көннәрдә “Алтын яшь” ирекле хезмәт отряды әгъзалары һәм “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөрүче балалар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап уртак йөреш рәвешендә “Мәрхәмәтлелек маршы” оештырды. Балалар үз карамагындагылар – әби-бабайлар компаниясендә, үтеп баручыларга һава шарлары һәм смайликлар, йөрәк рәвешендә кул эшләнмәләре өләште. Төп максат – әлеге акцияне популярлаштыру һәм алабугалыларны мохтаҗларга: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү. Шул ук көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә зур хәйрия концерты узды, анда Чехиядән килгән бер төркем педагоглар катнашты. Гомумән алганда, “Мәрхәмәтлелек атна”сы кысаларында без хәйрия чараларының тулы бер сериясен планлаштырган идек, дип сөйләде хәбәрчебезгә халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Светлана Прохорова.

– Бу – “Мәрхәмәтле эш” акциясе – авыр тормыш шартларында калган кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү дә, хоспис өчен максатчан акча җыя торган “Игелекле ярминкә” дә.

Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре җирләнгән урыннарны төзекләндерү, “Эш остадан курка” акциясе кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында профориентация тематикасы буенча “түгәрәк өстәлләр” һәм башка эшләр дә ниятләнгән. Моннан тыш, Светлана Прохорова сүзләренә караганда, “Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Спорт ветераны” акциясе дә уза. Шәһәрдә мөмкинлекләре чикле кешеләр, ветераннар һәм яшь әниләр катнашында спорт чаралары оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев