Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елның беренче баласы

Яңа ел төне Мәҗитовлар гаиләсенә җиденче могҗиза бүләк итә - малай туа. 2012 елда беренче булып дөньяга килгән баланың әнисенә район хакимияте исеменнән бүләк тапшырдылар.

Олы Шүрнәк авылында яшүче Мәҗитовлар гаиләсе, гадәт буенча Яңа елны зур табын артында каршы алырга әзерләнә. Булачак әнигә биш кызы ярдәм итә (иң олысына 14 яшь) - салатлар әзерлиләр, ике яшьлек кечкенә энекәшләрен карыйлар, чөнки табиблар әйтүенчә, 18 гыйнварда аларның гаиләләрендә тагын бер сабый дөньяга килергә тиеш була.

Тик күңелле бәйрәм тәмамланып, кунаклар таралганнан соң, бала билгеләнгән вакыттан алданрак туарга була. Шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар. Районда 2012 елда дөньяга килгән беренче бала беренче гыйнварда иртәнге бишләр тирәсендә туа. Малайның авырлыгы 2600 г., буе 49 сантиметр.

Район җитәкчелеге бүләген (ул шәһәрнең төп чыршысында табибларга бирелгән иде) берничә көннән баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова һәм бала табу бүлеге мөдире Римма Гыйниятова әни кешегә тапшырды. Баланың беренче бүләге булган зур һәм йомшак Аждаһа, малайга һәм аның гаиләсенә бәхет алып килергә тиеш.

- Улыбызга исемне гаилә белән сайларбыз, - дип җавап бирә безгә Нурия Искәндәровна. - Тик безнең зур проблемабыз бар әле - без Кыргызстаннан кайттык һәм шушы вакытка кадәр (2009 елдан башлап) барлык кирәкле документларны рәсмиләштереп бетерә алмыйбыз. Дөрес, безгә миграция хезмәте җитәкчесе Сергей Бубеков ярдәм итәргә сүз бирде.

Без дә үз чиратыбызда, паспорт-виза һәм миграция хезмәтенең оператив эшләре нәтиҗәсендә әлеге гаилә якын арада законлы хокукларын һәм тиешле матди ярдәмне (шул исәптән ана капиталын да) ала алыр дип ышанып калабыз. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләре буенча, әлеге проблема инде хәл ителә.

- Безнең районда бу гаиләдә инде өченче бала туа. Яшәү урынында теркәлүне рәсмиләштерү өчен без миграция хезмәтенә үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Бар кирәкле эшләр башкарылачак.

Районда быел 20 сабый дөньяга килгән. Табиблар моны яхшы күрсәткеч дип саный.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев