Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшләүче пенсионерлар игътибарына

2018 елның 1 гыйнварыннан хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерга бөтен индекасцияләүләрне исәпәп, пенсиянең тулы күләме эштән киткәннән соңгы айның беренче числосыннан алып түләнәчәк.

Бу 2017 елның 1 июленнән кабул ителгән "Иминиятләштерү пенсияләре турында" Федераль Законның 26.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль Закон (№134-ФЗ) белән бәйле.

Исегезгә төшерәбез, эшләүче пенсионерлар 2016 елдан иминиятләштерү пенсиясен һәм һәм аңа билгеләнгән түләүне үткәреләторган индексацияләүләрдән башка ала. Пенсионер хезмәтеннән туктагач, эшләгән вакыты өчен тиешле барлык индексацияләр исәпләнелеп, пенсиясен тулы күләмдә ала башлый. Пенсиянең тулы күләмен түләү түбәндәгечә тормышка ашырылачак. Мәсәлән, пенсионер мартта эштән китте, ди. Апрельдә Пенсия фондына аның әле эштә саналганлыгы турында хисап килә. Май аенда пенсионерның инде эшләүче булып саналмавы турында хисап бирелә. Июньдә Пенсия фонды яңадан исәпләү турында карар кабул итәчәк, һәм июльдә пенсионерга пенсиясенең тулы күләме, шулай ук үткән өч ай - апрель, май, июнь өчен элекке пенсия күләме белән яңасы арасындагы акчалата аерма биреләчәк. Ягъни, эштән киткәннән соң өч ай узгач, ул пенсиясенең тулы күләмен ала башлаячак, ә бу өч ай акчасы аңа кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев