Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фонтаннарга ни җитми?

Бүгенге көндә шәһәрдәге алты фонтанның бары тик икесе генә эшли.

"Фонтаннарны май башында ук ачтылар. Ачылу тантанасы бар шартына туры китереп үткәрелде. Тик менә ике ай үтте инде, ә фонтаннар һаман эшләми. Көннәр дә матур тора, эссе, балалар белән паркларда йөрергә менә дигән вакыт. Әмма ял итәргә килүчеләрнең рухын, кәефен күтәрүче фонтаннар гына юк. Эшләрлек булмагач, аларны ачу турында сөйләнергә дә, тантана үткәрергә дә кирәкми иде. Әллә инде Алабугада су белән кытлык фонтаннарда да чагыламы?". Редакциягә килгән хатта шулай дип язылган.

Узган елда шәһәрдә берничә фонтан төзелде: Бөек Җиңү көненә багышлап Александр бакчасында, халыкара гаилә көнендә "Чебурашка" балалар мәйданчыгында һәм Тынычлык проспектындагы 34 нче йорт ишегалдында яңа фонтаннар эшли башлады.

Алар шәһәрнең күрке булырга тиеш иде. Тик бүгенге көндә алты фонтанның нибары икесе генә - шәһәр мәдәният сарае каршындагысы һәм Александр бакчасында урнашканы гына эшли. Башкаларында я пычрак су, төбендә шешә өеме, тәмәке төпчеге һәм башка чүп-чар ята, я бөтенләй сусыз.

Май уртасында Алабуга фонтаннарын бик җентекләп тикшерделәр. Бу - Чаллыдагы фаҗига белән бәйле булды. Исегезгә төшерәбез: 5 майда Энтузиастлар бульварындагы фонтанга егылып суда тончыга башлаган малайны коткарырга дип суга кергән 14 яшьлек Данил Садыков ток сугудан һәлак булды.

Шул ук көнне "Горзеленхоз" оешмасы хезмәткәрләре безгә фонтаннарны тест рәвешендә эшләтеп караганнарын һәм 8 майда барлык фонтаннарның да эшли башлаячагы турында сөйләгән иде.

Без фонтаннарның хуҗаларын табарга тырышып карадык. Тынычлык проспектындагы 34 нче йорт ишегалдындагы фонтан "Гарант" идарәче компаниясе территориясендә урнашкан. Тик идарәче компаниядә фонтанны "Горзеленхоз" хезмәтләндерә дип аңлаттылар. "Горзеленхоз" директоры Рим Сабирҗанов исә, оешма мәдәният сарае янындагы һәм "Иллюзион" кинотеатры каршындагы фонтан өчен җавап бирә дип аңлатты. Бүгенге көндә бу ике фонтан да эшли.

9 нчы микрорайондагы һәм "Чебурашка" мәйданчыгындагы фонтаннар алга таба эшләрме-юкмы дигән сорау әлегә ачык кала.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Подпись к фото:

"Чебурашка" мәйданчыгындагы фонтан алабугалыларны озак куандырмады

Тынычлык проспекты, 34 нче йорт ишегалдындагы фонтан

Александр бакчасының төп бизәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев