Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Гарант” – сыйфат гарантымы?

Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчесе килешүләрне, газчылар кебек, халык белән турыдан-туры төзү мөмкинлеге турында белдерде. Ул вакытта идарәче компанияләр кирәк булырмы?

Чынлыкта, йортта яшәүчеләр сайлаган идарәче компания белән килешү һәр гаиләдә булырга тиеш. Килешүдә йортта яшәүчеләрнең һәм идарәче компанияләрнең бурычлары, хокуклары, күрсәтелә торган хезмәтләр билгеләнә. Торак милекчеләре җылылык, кайнар су, электр энергиясе, подъездларны җыештыру өчен түли, ә идарәче компания бу хезмәтләрнең сыйфатлы һәм вакытында күрсәтелүен тикшерә.

Моның чынлыкта ничек булуын район башлыгы күрсәтмәсе буенча булдырылган эш төркеме аңларга тырышты. Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында идарәче компанияләрнең соучредителе булган ТКХ Департаменты директоры Елена Сермеева сөйләде.

Тикшерү "Гарант" идарәче компаниясеннән башланды. Анатолий Сидоров җитәкләгән бу компания штатында, директордан тыш, тагын дүрт хезмәткәр - юрист, экономист, хисапчы һәм паспортист бар. Торак фонд белән идарә итү (тариф буенча 1,08 сум) средстволарыннан түләнә торган хезмәт хакы 2011 елда 17900 сум тәшкил иткән. "Гарант" компаниясе ун мең кеше яшәгән 89 йортка хезмәт күрсәтә.

- Идарәче компания хезмәткәрләре һәм йортта яшәүчеләр арасында тыгыз элемтә юк, - диде Елена Сермеева. - Җәй көне йорт буенча җаваплы кешеләрнең идарәче компания җитәкчесен алмаштырырга теләүләре шул турыда сөйли. Кемне билгеләргә дигән бердәм фикергә килә алмаганлыктан, элекке җитәкчене калдырырга булганнар.

Е.Сермеева әйтүенчә, узган елда "Гарант" идарәче компаниясе эшенә кагылышлы 500дән артык язма һәм өч меңнән артык телдән шикаятьләр күп килгән. Сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясау, кайнар суның булмавы, начар җылыту - халык мөрәҗәгатьләрендә беренче урында. ОДН мәсьәләсе исә аеруча кискен.

ТКХ Департаменты директоры әйтүенчә, идарәче компания хезмәткәрләре халык белән очрашулардан кача, аңлаешлы җавапларны да сирәк бирә.

"Гарант" идарәче компаниясенең тикшерү үткән күпфатирлы йортларының берсендә счетчиксыз сигез фатир булуы ачыкланган. Куллану срогы чыгу сәбәпле алыштырылырга тиешле счетчиклар җиде фатирда бар, 86сында исә счетчикларның куллану вакыты бөтенләй күрсәтелмәгән.

Идарәче компаниядә бу фатирларны тикшерү турында мәгълүмат юк, ягъни мондый фатирда хәтта ничә кеше яшәве дә билгесез. Нәтиҗәдә, намуссыз хуҗаларның чыгымнарын күршеләре түли. Йортта яшәүчеләр идарәче компаниягә 256 мең сум, ПТСка 18 миллион сум бурычлы.

- Халык идарәче компания белән очрашмыйча башка органнарга мөрәҗәгать итә. Тик ресурслар белән тәэмин итүче оешмага тәэсир итүнең финанс рычаглары идарәче компания кулында, - дип ассызыклады Елена Сермеева. -Идарәче компаниянең халык акчасын намуссыз хезмәт күрсәтүче оешмаларга күчермәвенә ирешергә кирәк.

Әгәр идарәче компания халык мәнфәгатен канәгатьләндерми икән, йортта яшәүчеләр җыелыш ясап, башка компанияне сайларга яки торак милекчеләре ширкате (ТСЖ) булдырырга хокуклы.

Налия Касыймова

Коммуналь өлкә

"Гарант" - сыйфат гарантымы?

м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев