Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер агышлары

Нияте изге адәмнең Бар гамәле уң була. Эшләре белән сүзләре Бер-беренә тиң була.

Табигатьнең бик матур урынында мәһабәт урманнар, болын-кырлар һәм бормалы аккан Ык елгасы буенда Минзәлә районы Бикбау авылында, җир йөзен кояш нурлары күмгән җәйнең иң матур июль аенда бер нәни кыз туа, аңа Рәмзия дип исем кушыла.

Ул тәртипле, җитез бала булып үсә. Ык елгасында су коенып, табигатьнең гүзәллеген тоеп, җиләк җыеп, әти-әнисенә өй эшләрендә булышып үсә; вакытның кадерен белгән, хезмәт сөючән, тырыш, ишле гаиләдә тәрбияләнә ул.

Гади авыл кызы мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлап зур хисләр, хыяллар белән 1973 елны гүзәл башкала Казанга китә, теләге - экономист булу.

Имтиханнарны уңышлы тапшырып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә.

Институтны яхшы тәмамлаган белгечкә Алабуга районы Морт авылына юллама бирәләр. 1978 елда Рәмзия "8 Март" колхозында баш экономист булып эшли башлый һәм менә инде 34 ел гомерен яраткан эшенә багышлый.

Бүгенге көндә ул "Морт агрофирмасы"нда бухгалтер-экономист булып эшли. Рәмзия Зиннурова үз хезмәтен намус белән башкара.

Морт агрофирмасының тук башаклы иркен басуларында үскән игеннәргә, көзге муллыкка, уңган механизаторларның, шоферларның, терлекчеләрнең һәм башка агрофирма эшчеләренең хезмәт уңышларына куанып яши белә, барысының да хезмәт нәтиҗәләренә дөрес бәя биреп исәпләргә тырыша.

Һәрвакыт хезмәттәшләренең кайгы-шатлыкларын бүлешә белүе, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузарга әзер торуы аны киң күңелле шәхес буларак сыйфатлый.

Рәмзия гаилә бәхетен авылыбызда таба. 1979 елны авылыбыз егете, "Сельхозтехника"да инженер булып эшләүче Зиннуров Алифнурга кияүгә чыга.

Алар матур пар булып менә инде 33 ел бергә яшиләр. Хезмәттәге уңышларны уртага салып, бер-беренә булышып яшиләр һәм эшлиләр.

Ире Алифнур - дөнья тоткасы, Рәмзия - гаилә тоткасы, ул һәрвакыт сабыр, һәр сүзен үлчәп сөйләшә.

Алифнур белән Рәмзия үзләренә лаеклы алмаш итеп кыз һәм малай тәрбияләп үстерделәр. Икесенә дә югары белем алырга булыштылар, тормыш юлына чыгардылар, икесе дә хәзер үз гаиләләре белән яшиләр.

Кызлары Алия тормыш иптәше, авылыбыз егете Илдар Галәлетдинов белән Алабуга шәһәрендә яши һәм эшли, ике малай тәрбияләп үстерәләр.

Малайлары Разил Алабугада гаиләсе белән яши, "Татэлектромонтаж"да эшли.

Рәмзия ханым гаилә җанлы кеше, кайнанасы Әминә белән 16 ел, кайнатасы Абдул абый белән 25 ел бергә тату яшәделәр. Икесен дә тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

Зиннуровларның нурлы өенә Алифнурның читтә яшәүче апасы, энеләре гаиләләре белән әти-әни нигезенә дип һәрвакыт кайтып торалар, барысына да кадер-хөрмәт күрсәтелә мәрхәмәтле Рәмзия тарафыннан.

Тату гаиләнең мул тормышта яшәве - тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Шушы көннәрдә киң күңелле Рәмзия Зиннурова 55 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Аның күңеле һаман яшь, гомере заяга узмады, йөрәге яшьләрчә ялкынлы.

Рәмзия ханым, юбилеегыз көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, зур уңышлар һәм гаилә бәхете телибез.

"Морт агрофирмасы" коллективы,

Морт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев