Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык мәнфәгате өчен дип, халыкны кысалар

РФ Хезмәт министрлыгы пенсия реформасының кырыс проектын эшләгән.

Тулы пенсия алыр өчен, ирләрнең хезмәт стажы 45 елдан, хатын-кызларныкы 40 елдан кимрәк булмаска тиеш. Димәк, югары уку йортында белем алган һәм бәби табып, декрет ялында утырганнар тулы пенсиягә 70 кә җиткәндә генә чыга алачак. Мондый катгый чаралар күрергә пенсия фонды кытлыгы этәрә, диләр. Әлеге кытлык инде эчке тулай продуктның 2,8 процентын тәшкил итә һәм арта бара. Быел аның 1 триллион 75 миллиард сум, ә 2014 елда 3 триллион 300 миллиард сумга җитүе көтелә.

Киләсе елда Русия пенсия фонды кытлыгын каплауга дәүләт бюджетыннан 1,2 триллион сум - быелгыдан 1,4 тапкырга күбрәк дотация таләп ителәчәк. Шул рәвешле, бюджет барлык пенсияләрнең чиреген түләячәк. Россия олигархлары Пенсия фонды кытлыгын бик җиңел каплый алыр иде. "Форбос" журналы исәпләвенчә, 2011 елда Россиядә иң бай эшмәкәрләрнең мөлкәте 446,3 миллиард доллар тәшкил иткән, сумнарга күчереп исәпләгәндә, бу 1,45 триллион сумга тигез, дип яза "Мәдәни җомга" гәзите.

Шул ук вакытта Пенсия фонды хезмәткәрләренең миллионлаган сум фонд акчаларын үз кесәләренә салу очраклары да ишетелеп тора. Болары әле очраклы килеп эләккән караклар гына. Тулаем җентекләп тикшерә калсаң, нинди "фокуслар" күренер икән?

Кайберәүләр Пенсия фондын бетереп, пенсионерларны тулысынча дәүләт тәэминатына күчерү мәсьәләсен дә алга куя. Бәлки бу дөресрәк тә булыр иде, әмма эре сәясәтче-икътисадчыларның уй-планнары башкача: һәркем картлыгы турында үзе алдан кайгыртырга һәм киләчәген тәэмин итәрлек акча туплап куярга тиеш, диләр ич "акча капчыклары". Кайберләре исә, пенсионерларны балалары тәэмин итәргә, картлык көнендә алар карамагында булырга тиеш дип тәкрарлый. Ә баласы булмаганнарны нинди язмыш көтә? Әйтерсең, бүгенге яшьләр югары хезмәт хакы булган эш урыннары белән тәэмин ителгән дә ишеп-ишеп акча ала... Бүген аларның күбесе үзләре яклауга мохтаҗ булып, тиеннәр рәвешендә әти-әниләренә түләнә торган пенсия акчасына өмет итеп яшәргә мәҗбүр.

К.Габидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев