Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү кадерен белик

"Бу көннәрнең даны онытылмас!" ("Этих дней не смолкнет слава") дип аталган шигырь бәйгесе, былтыргы кебек үк, 32нче балалар бакчасы базасында узды. Муниципаль конкурс Җиңүнең 72 еллыгына багышланган иде.

Сүз дә юк, конкурста чыгыш ясау - җаваплы вазифа. Балаларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләренең өметен аклыйсы, башкалардан бер дә кимен куясы килми. 22нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Мария Галимова һәм Мирослав Гурьев миңа бик тыныч күренделәр. Чынлыкта исә, алар бераз дулкынлана. Биш яшьлек Мирослав ветеран бабасы Николай турында сөйләргә әзерләнгән, аның турында язылган китап алып килгән. Аннан миңа фоторәсемнәр дә күрсәтте. Мария 9 Май бәйрәменең нинди көн икәнен, бер минут тынлыкның нәрсә аңлатканын да әйтеп бирде.

Чыгышлар алдыннан экранда бакча балаларының җирдә сугыш һәм тынычлык турында фикерләрен тыңладык. Сабыйлар теле белән: "Тынычлыкны сакларга кирәк!" - дигән нәтиҗә ясалды.

Шигырь сөйләүчеләрне тын да алмый тыңлаган залда утыручылар арасында балаларга сокланмаган кеше булмагандыр. Андрей Дементьевның "Ана турында баллада"сын берничә конкурсант сайлауга карамастан, алар һәрберсе үзенчәлеле сөйләве, тирән кичерешләрне күрсәтә белүе белән аерылып торды.

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Җәүдәт Әхмәтҗанов (24нче бакча) дәү бабасы портреты белән чыгып, аңа багышланган шигырь сөйләде. Исемне аңа сугышта булган бабасы хөрмәтенә биргәннәр. Гомумән, балаларының чыгышлары аеруча патриотлык рухында булды. Мәсәлән, шул ук бакчадан Даша Зотина (өлкән төркем) Бөек Ватан сугышында шәфкать туташы булган дәү әбисе Мария Лукъянова портреты белән чыгыш ясады. Шул ук төркем категориясендә 32нче балалар бакчасыннан Алина Сәгъдуллина тамашачылар алдында иптәшләре белән бергә "Үлемсез полк" маршын күрсәтте. Алар һәрберсе сугышта булган туганнарының портретлары белән иде.

Чыгышлар ничек кенә матур, күңелгә ятышлы булмасын, конкурс булгач, аның таләпләренә туры китереп куелган бәяләр буенча нәтиҗә ясарга туры килде. Бүләкләү тантанасы вакытында жюри рәисе, шәһәр мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Алма Мульдинова:

- Сез барыгыз да мактауга лаек, - дип белдерде, - конкурска нык әзерлек булганы күренеп тора: ата-аналар тәрбиячеләр күрмәгәнне игътибарга алган, һәм, киресенчә, тәрбиячеләр әти-әниләр күзеннән читтә калганны сабыйларга төшендергән. Балаларга шигырьләрне аңлаулары өчен рәхмәт, чыгышларның эмоциональлелеге югары дәрәҗәдә булды. Алар шулай ата-ананы яратырга, ветераннарны хөрмәт итәргә өйрәнеп үсә. Теләсә кайсы бәйге - ул һәрвакытта анда катнашучылар өчен дә, аны әзерләүчеләр өчен дә зур сынау, шуңа күрә бүгенге чыгышларга өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсе килә.

- Үткән елда бик гаҗәпләнгән идем, быел балалар тагын да яхшырак әзерләнгән. Җитди әсәрләр сайланган. Хискә бирелеп укыйлар, - диде конкурсның жюри әгъзасы, АМР Ветераннар Советы рәисе Надежда Грахова. - Иң куанычлысы шул: ата-аналар ветераннарны онытмый, балалары белән бергә һәйкәлләргә чәчәк сала. Чыгышларга презентация вакытында безнең белән янәшә эшләгән ветераннарның таныш йөзләрен күргәч, күзләремә яшьләр килде. Мин сезгә чиксез рәхмәтлемен.

13нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Роман Тонких конкурста беренче урынны яулады. Зал хуҗалары - "Садко" балалар бакчасы вәкилләре өч яшь төркеме буенча да диплом алуга иреште: уртанчылар төркемендә Ильвина Фазлетдинова, өлкән төркемдә Алина Сәгъдуллина I дәрәҗәле дипломга, мәктәпкә әзерлек төркемендә Дарья Степанова 2 дәрәҗәле дипломга лаек булды. Уртанчылар арасында 2 урында - Елизавета Мусихина (39нчы бакча) һәм Камил Фазылҗанов (24нче бакча), 3 урында - София Галиуллина (27нче бакча) һәм Миңсылу Сәләхова (38нче бакча).

Өлкән төркем категориясендә Глеб Маликов (28нче бакча) һәм Тимур Кочетов (25нче бакча) 2 урынны, Даша Зотина (24нче бакча) һәм Арсений Красильников (36нчы бакча) 3 урынны яулады.

Мәктәпкә әзерлек төркеме категориясендә 27нче "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Софья Данилова I дәрәҗәле диплом, 17нче балалар бакчасыннан Владислав Алексеев, 24нче бакчадан Җәүдәт Әхмәтҗанов, 39нчы бакчадан Милана Тарасова III дәрәҗәле диплом алдылар.

Зур югалтулар белән яуланган Җиңү көненең кадерен белү үзеннән-үзе килми, ул безнең балаларыбызга бүген гаиләдә, бакчада, мәктәптә биргән тәрбиядән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев