Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелеклелек атнасы башланды

Алабуга 2003 елдан, шәһәрдә беренче иреклеләр отряды барлыкка килгән көннән бирле, язгы Игелеклелек атнасында катнашып килә. Быел әлеге акция 21-28 апрельдә үтә.

Акцияне үткәрү инициаторлары - халыкны социаль яклау үзәге, район башкарма комитеты, "Ариадна" социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм "Волонтер" иреклеләр үзәге.

Узган елда бу акциядә 47мең 500 алабугалы катнашты, анда 14640 волонтер җәлеп ителде, 1570 кешегә ярдәм күрсәтелде.

Быелгы акциядә күздә тотылган чаралар башланды инде. Акция кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз һәм физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга беренче чиратта ярдәм күрсәтеләчәк. Алабугада һәм тулаем республикада социаль юнәлешле дистәләгән чаралар үткәрү күздә тотыла.

Алабуга мәктәпләрендә "Игелеклелек дәресләре" бара. Бу укучылар арасында игелеклелек кылуны популярлаштыру һәм яшьләрне язгы игелеклелек атнасында актив катнашуга тарту максатыннан эшләнә. Мәктәп һәм студентларның волонтерлык отрядлары бу атнада мөһим социаль мәгънәгә ия акцияләр үткәрәчәк. Волонтерлар "Янәшәдә ветеран яши", "Чиста подъезд" "Чиста тәрәзәләр" кебек акцияләрдә катнашып, ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтәчәк һәм мини концертлар оештырачак.

Шушы чорда Алабугада шәһәрне чистарту буенча "Экологик десант" оештырылачак. Укучылар, студентлар, оешма-учреждение хезмәткәрләре катнашында чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үтәчәк.

Шәһәр һәм район уку йортларында Бөтендөнья яман шеш белән авыручы балалар көненә багышлап акча җыю күздә тотыла. Халыкара Җир көнендә кошларга оялар ясау һәм кую, авылларда чишмәләрне тазарту һәм төзекләндерү эшләре алып барылачак.

27 апрельдә авыл җирлекләрендә үтәчәк "Хәтер" акциясендә сугыш ветераннары, педагогик хезмәт ветераннары каберләрен, зиратларны, Җиңү һәйкәлләре территорияләрен чистарту оештырыла. Моннан тыш аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уенчыклар, китаплар, канцелярия товарлары һәм башка әйберләр җыю күздә тотыла. 30 апрельдә барлык мәктәпләрдә "Бүләк итү көне" оештырылачак.

Быелгы Игелеклелек атнасы башка еллардан массакүләм һәм кайбер чараларның республикакүләм булуы белән аерылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев