Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илмәттә Өлкәннәр көне

Күп еллардан бирле матур традициягә әйләнеп киткән гадәт буенча республика районнарыбызның башка кала вә салаларындагы кебек, Илмәт авылында да Өлкәнннәр көне зурлап билгеләп үтелә. Әлегә мәдәният йорты төзекләндерүгә ябылганлыктан, ошбу чара мәчеттә үтте. Мәҗлескә җыелган алтмышлап кеше алдында иң әүвәл авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхан кызы Мингалиева тәбрикләү сүзе белән...

Күп еллардан бирле матур традициягә әйләнеп киткән гадәт буенча республика районнарыбызның башка кала вә салаларындагы кебек, Илмәт авылында да Өлкәнннәр көне зурлап билгеләп үтелә.

Әлегә мәдәният йорты төзекләндерүгә ябылганлыктан, ошбу чара мәчеттә үтте. Мәҗлескә җыелган алтмышлап кеше алдында иң әүвәл авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхан кызы Мингалиева тәбрикләү сүзе белән чыкты. Ирле-хатынлы Мингалиевләр юмартлыгы белән аш-суга чыгарылган ит (әйтүләренчә, кызларына атап чалынган сарык), һидая күчтәнәчләрен Аллаһ кабул кылсын.

Вәсимә ханым Шакированың да өлкәннәр адресына котлау вә теләкләре эчтәлекле вә ихластан иде. Күрше Ядегәр авылыннан үзе белән берничә әбекәйне ияртеп төшкән Нәсимә апа Кәримуллинаның чын йөрәктән ирештергәннәре сүз осталарын да көнләштерер иде, мөгаен. Заманында үзе дә хәләле Өлфәт Кәримуллин (урыны оҗмахта булсын) белән күп еллар сәхнә тоткан ханым җирлек башлыгына Ядегәр халкын сулы һәм яхшы юллы иткәне өчен рәхмәтләр белдерде, әлегә дин юлына килергә өлгермәгәннәрне намазга басарга өндәде.

Һәрвакыттагыча, авылыбыз имамы Вәлиҗан хәзрәтнең вәгазе зур мәгънәгә ия булды. Фирдәвес Хуҗин, Хәниф Хәбибуллин һәм башкаларның чыгышлары шулай ук игътибарга лаек, буш сүзгә генә корылмаган иде.

Авыл мәдәният йорты һәм китапханә, җирлек аппараты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган сый-хөрмәт күрсәтү соңыннан ир вә хатын-кызларның җыелышып өйлә намазын укуы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев