Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иминлек барыннан да өстен

Алабугада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча киңәшмә узды. Анда олы йөк машиналары турында мәсьәлә күтәрелде.

Йөк машинасын йөртүчеләр автотранспортларын тукалуга рөхсәт булмаган урыннарда калдыралар. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәт урамында, спорткомплекс һәм Боз сарае каршысында, хәтта прокуратура бинасы янында, үзәк урамнарда, шуның аркасында урамнарны кардан чистарту кыенлаша. Автомобильчеләр урамында да шул ук хәл.

Юл билгеләренә килгәндә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов әйтүенчә, Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектларында, Төзүчеләр һәм Казан урамнарында кирәкле билгеләрнең барысы да урнаштырылган. Шулай да йөк машиналарын туктатуны тыя торганнары җитәрлек түгел. "Туктап тору тыела" билгесе булганда, машинаны 5-10 минутка куеп торырга ярамый дигән сүз түгел, ләкин кайберәүләр йөк машиналарын берничәшәр сәгатькә дә калдыра.

- Билгеләр бар, тик анда машина куялар икән - бу ЮХИДИгә эш, әгәр билгеләр булмаса, анысы инде шәһәр башкарма комитеты карамагында, - дип аңлатты Геннадий Емельянов.

- Кайда җитми, шунда урнаштырачакбыз, - дип белдерд Рамил Мәрданов.

- Кайда җитми соң? - дип кызыксынды район башлыгы.

- Мисалга, Әйләнгеч шосседан Боз сараена таба кергәндә, шулай ук ЮХИДИ янында, - дип җавап бирде Рамил Мәрданов.

Район башлыгының:

- Җитәрлек булмаган билгеләрне куярга нәрсә җитми сезгә? - дип соравына:

- Финанслау, - дигән җавап алынды. - Бу максатларда без ел саен смета буенча 1,5 миллион сум акча калдырабыз. Урамнарның бер өлеше тәртипкә китерелә, тик барына да өлгереп булмый. 10 мартка кадәр эшләрбез, - дип өстәде Рамил Мәрданов.

Олы йөк машиналарына кичке сәгать 8дән иртәнге 7гә кадәр туктап тору тыела.

Район башлыгы шулай ук шәһәрдәге сыра кибетләре һәм сыра рекламаланган язулар турында мәсьәләгә кагылды. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов сүзләренә караганда, алкоголь белән сәүдә итүгә башкарма комитет рөхсәт бирми, аның андый вәкаләтләре юк.

Шәһәр төзеклеге кагыйдәләре буенча андый биналар мәгариф учреждениеләреннән 50 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Хосусый эшмәкәрләрнең барысы да бу кагыйдәләрне үтәми. Мисал өчен, 10нчы мәктәп янындагы стадионда һәрвакыт балалар уйный, шуңа да карамастан, якында гына машина кую урыны бар, аның янәшәсендә тәүлек буена алкоголь стыла торган кибет эшли. Икенче яктан, юлдан ерак түгел генә, сыра рекламасы язулы такта эленгән. Роман Исланов бу проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде.

Геннадий Емельянов мәгариф идарәсе башлыгына мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан сәүдә объектларын ачыкларга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев