Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иминлекне бергә кайгыртыйк

Үткән атнада АМР Советының зур залында район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссиянең быел беренче утырышы булды.

“Имин шәһәр” комплексы буенча чараларны гамәлгә ашыру турында “Таттелеком” ААҖ Алабуга район электр элемтәсе бүлеге башлыгы Максим Степанов сөйләде.

Район мәгариф учреждениеләрендә террорчылык һәм экстремистлыкны кисәтү чаралары хакында Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин “Террорчылыкны  һәм экстремистлыкны кисәтү, 2018-2020 елларга Алабуга муниципаль районы территориясендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү” муниципаль программасының үтәлеше турында хисап тотты. “Алабуга” МИЗы генераль директорының куркынычсызлык буенча киңәшчесе Алексей Неволин 2018 елда “Алабуга” МИЗ”ы җәмгыятендә террорчылыкка каршы эшне көчәйтү һәм террор очракларын кисәтү чаралары турында сөйләде.

Алабуга муниципаль районында террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору буенча 2018 елгы эш йомгаклары буенча түбәнгәге карарлар кабул ителде:

- җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм предприятиеләр, авыл җирлекләре башлыкларына террорчылыкка каршы яклануга, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән профилактик чараларын көчәйтергә, халыкның оешуын һәм уяулыгын арттыру максатында даими аңлату эшләре алып барырга;

- Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, АМР Советының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге белән берлектә

шәһәр мәктәпләрендә куркынычсыз Интернет буенча курслар оештырырга;

- Алабуга муниципаль районы мәгариф оешмалары директорларына ай саен экстремизмны профилактикалау һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча чаралар үткәргән өчен җаваплы педагогларны, шулай ук әлеге юнәлештә башкарылган эш хакында тәрбия эшләре буенча урынбасарларны тыңларга;

- Алабуга муниципаль районы “Барс” яшьләр үзәгенә тыелган материалларны ачыкларга, шулай ук экстремистлык һәм террорчылык  эшчәнлегенә өндәүләрне таратучы затларны (Алабуга районында яшәүчеләр) билгеләү максатыннан, интернет челтәрендә даими мониторинг үткәрергә;

- “Таттелеком”га “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы чараларын гамәлгә ашыру буенча эшне дәвам итәргә; “ТКХ һәм төзелеш Департаменты” МУП белән берлектә шәһәрнең түбән өлешендәге күпфатирлы йортларда видеокүзәтү камераларын урнаштыру буенча эшне дәвам итәргә;

- Алабуга муниципаль районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлегенә ай саен халыкка террорчылык актлары һәм экстремистлык  күренешләр барлыкка килү куркынычы булганда, мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән гамәлләр тәртибе турында хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев