Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ир эчсә – мунча, хатын эчсә – йорт яна”

2017 елда Татарстанда 30237 эчкече теркәлгән, бер ел элек бу сан 0,7 процентка артык иде (30455). Бу турыда сәламәтлекне саклау Министрлыгының мәтбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан республикксында халык саны өч миллион кешедән артып китә. Димәк, һәр 100нче кеше - эчкече булып чыга. Алабуга үзәк район хастаханәсенең наркология бүлеге җитәкчесе Вячеслав Голубев сүзләренчә, диспансер исәбендә 700дән артык кеше тора, аларның 10нан бер өлеше - хатын-кызлар.

- Элек бу гадәт "хроник эчкечелек" дип атала иде, хәзер - "алкогольдән башка тора алмау". Бу проблема Алабугада гына түгел, гомумән, илдә актуаль. Хөкүмәт карары нигезендә, фанфурикларны сату тыелды. Моннан тыш, Дәүләт думасына күп градуслы алкогольне сатып алучының яшен 21гә күтәрү турында закон проекты керттеләр. Шулай ук яңадан "коры закон" кертүне тәкъдим итәләр, ләкин тыюлар белән генә бернигә ирешеп булмаганны күреп торабыз. Эчкече булып тумыйлар, яшәү дәверендә эчкечегә әйләнәләр. Эчкечелек - генетик авыру, ул буыннан-буынга күчәргә мөмкин, - ди Алабуганың баш наркологы Вячеслав Голубев.

- Вячеслав Сергеевич, исәптә торучы алкогольдән башка яши алмаучылар ничә яшьлекләр?

- Кагыйдә буларак, болар 30 яшьтән алып 60 яшькә кадәргеләр.

- Алкоголь кеше организмына ничек тәэсир итә?

- Озак вакыт кулланганда алкокоголь кардиомиопатиясе, бавыр гепатиты һәм цирроз, панкреатит, энцефалопатия, полинейропатия, аритмия, пневмония, язва авыруы күзәтелә. Моннан тыш, тешләрнең эмале, йоту функциясе бузыла, ашказаны кан тамырлары киңәя. Гомумән алганда кешенең бөтен органнары - бавыр, кан тамырлары, йөрәк, кан, ашказаны асты бизе, репродуктив система зыян күрә. Алкоголь йөкле хатын организмына аеруча начар тәэсир итә.

- Кешеләр нигә эчә?

- Сәбәпләр күп. Беренче чиратта, бу психик яктан бәйләнгәнлек, мәсәлән кеше зур югалту кичергән, төшенкелеккә бирелгән вакыт. Авыр эш көненнән соң хәл алу яки гаиләдә проблемалар булганда да эчәләр. Алкоголь үзеңдәге ышанычны арттыра дип күпләр ялгыша. Кагыйдә буларак, башта сырадан башлыйлар. Алкогольсез сыра - ул миф: сыраның бар сортларында да спирт бар. Уртача аның процентлы өлеше 0,4 һәм 0,7 градус арасында тирбәлә. Бәйлелек бар эчерткеч эчемлекләрдән дә формалаша.

- Кеше гомерлеккә эчүен ташлый аламы?

- Элекке наркоманнар булмаган кебек, элекке эчкечеләр дә булмый. Менә бик гади мисал. Мәсәлән, кешеозак вакыт туктамыйча эчкән. Аннары берничә елга ташлаган. Барысы да бөхетле. Вакыт үтә, кеше пенсиягә чыга. Юбилей. "Мин 20 ел буе эчмәдем, бер бокал шампан шәрабе эчкәннән ни була? Үземнең юбилей көнне эчә алам инде!" дип уйлый ул. Менә моннан инде эчкечелекнең яңа стадиясе башлана да. Кеше яңадан туктамыйча эчә башлый.

- Бәйлелек шулай тиз башланамы?

- Биш-җиде ел алкоголь кулланучы 25 яшьлек эчкечеләр бар. Һәр стадия өчен үз елы. Мәсәлән, беренче стадия өчен ул - 5-10 ел, икенче стадия өчен - 15 ел һ.б. Хатын-кызларда бәйлелек ир-атларга караганда тизрәк башлана.

- Хатын-кыз эчө башласа туктамый диләр...

- Ир-атлар белән эшләве җиңелрәк. Эчүче хатыннар гадәттә яшүсмерләр эшләре буенча комиссия инспекторларына күз алдында. Андыйларны, гадәттә, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу зур трагедия. Гаиләдә ата-ананың икәүләшеп эчкән очраклары да була.

- Дәвалауның нинди методларын кулланасыз?

- Беренче урында, әлбәттә инде, сәламәт халык арасында профиклактика уздыру. Балигъ булмаучылар эшләре буенча комиссия һәм прокуратура белән бергәлектә мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында ата-аналар җыелышы үткәрәбез. Белгечләр һәм медицина психологлары ярдәме белән алкогольдән башка яши алмаучыларны амбулатор дәвалау кулланыла. Исәптә торучыларны 12 көнгә Яр Чаллыга бушлай дәваланырга җибәрәбез, моннан соң алар анда реабилитация үтәләр.

- Агымдагы ел башыннан кемне дә булса исәптән төшерә алдыгызмы?

- Без яхшыра төшү сәбәпле генә исәптән төшерәбез, һәм ничек кенә яңгырамасын, бу үлем белән бәйле. Үткән елны алкоголь белән агулануның 6 очрагы булды, шуларның 4се - үлем очрагы. Быел алар дүртәү һәм барысы да үлем очрагы, үлүчеләрнең берсе - Үзбәкстан гражданины, ул метил спирты белән агуланган. Балигъ булмаучылар арасында агуланулар булмавы сөендерә.

Светлана Корочкина, педагог-психолог, "Шанс" психолого-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге" директоры:

- Алкоголь - ул шәхси проблемаларны хәл итүдән качу. Кеше үзенең бәйлелеген сизми һәм эчкечелекне кире кага. Эчүче кеше үзенең бәйлелегеннән файдалана: ул эшләми. Моннан кем интегә? Гаилә: хатын һәм балалар. Иң авыры балаларга. Алар үз ата-аналарыннан ояла, гел куркып яшиләр, бу аларның укуларында да чагыла. Эчкече кеше балалары күп очракта яшьтәшләреннән аерылап тора. Алар физик һәм акыл үсеше ягыннан еш калыша һәм аларда эчке органнарның үсеш тайпылышы күзәтелә. Әгәр физик планда барысы да яхшы булса, андый балалар йогышлы һәм салкын тию авыруларыннан еш интегә. Нәрсә эшләргә? Кунаклар кабул итүдән баш тартыгыз. Йортыгызга шешә белән килергә яратучы туганнар, танышлар, дусларны кертмәгез. Өйдә спиртлы эчемлекләр тотмагыз. Ирегезгә эчкечелекнең яхшыга илтмәгәнен аңлатыгыз. Ашарга пешерү, кер юу һәм үтүкләүдән туктагыз. Аерылышуга гариза язарга һәм аны ул эчүен ташлаганда гына кире алачагыгызны әйтергә мөмкин. Гаилә традицияләрен: бергәләп табигатькә чыгу, кинога, музейга баруны булдырыгыз. Гаиләдә уртак кызыксынучанлыклар булганда, спиртлы эчемлекләргә бәйлелеккә каршы тору җиңелрәк.

"Аек Алабуга"

- Спас соборында 10 ел дәвамында аек һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча эшләр башкарыла. Ул "Аек булу" җәмгыяте барлыкка килгәч активлаша төште. Әлеге җәмгыятьнең максаты эчкечелеккә, наркоманлыкка, тәмәке тартуга каршы тору. Җәмгыятьне төзү идеясе ике ел элек, 11 сентябрьдә, Россиякүләм аеклык көнендә Яр Чаллыдан кунаклар килеп, аеклык юнәлеше буенча тәҗрибә белән уртаклашкач барлыкка килгән. Анда саләмәт яшәү рәвеше яклы булган православие кешеләре тора. "Аек булу" җәмгыятенең рухание - Спас Соборы җитәкчесе Гавриил Лепихин. Монда һәр көн иртән сәгать 9да алкогольгә бәйлелектән котылу өчен догалар укыла. Гавриил Лепихин эчүен ташлый алмаучылар һәм аларның туганнары белән сөйләшүләр уздыра.

"Аек булу" җәмгыятенең эше һәм "Аек Алабуга" клубы турында тулырак безгә әлеге җәмгыятьнең рәисе, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең икенче курс студенты - 18 яшьлек Роман Епанешников сөйләде.

- Җәмгыять вәкилләре һәм махсус курсны узганнан соң аеклык юлына басучылар Алабуга шәһәре халкына аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда алга таба бергәләп эшләр өчен бер клубка берләште. Соңгы айларда шәһәрдә мөһим чаралар: 31 май - Тартудан баш тарту көне, 10 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне уздырылды. Урта гомуми белем бирү оешмаларында балалар белән дәресләр үткәрелә. Җәмгыять вәкилләре Алабуга балалар йорты, картлар һәм инвалидлар йортында булды.

- Махсус курс үткәрүнең нәтиҗәсе нинди?

- Бәйлелеге булган берничә кеше тәмәке һәм алкоголь белән агулану гадәтеннән курсны үткәндә үк котылды.

- "Аек булу" җәмгыятендә ничә кеше, клубка кемнәр йөри?

- Бездә бүген 44 кеше. Клубка 10-15 кеше йөри, болар махсус курс узган кешеләр. Нәкъ менә бу кешеләр аек юнәлешнең активистлары булып тора.

- Клубта очрашулар еш буламы?

- Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә "Иллюзион" кинотеатрында. Спас соборында көндезге сәгать 11дә һәр ял саен. Бу яхшыга илтми торган гадәтләрдән һәркек арына ла, иң мөһиме - теләк булсын. Алкоголь яки никотинга бәйлелектән баш тарту өчен башыгызга кереп урнашкан эчерткеч эчемлекләр яки тәмәке куллану программасын юк итәргә кирәк. Махсус курсның дәресләре, шулай ук "Аек булу" җәмгыяте һәм "Аек Алабуга" клубының эшчәнлеге шуңа юнәлдерелгән дә инде.

"Минем күңелем чиста..."

Фаина Красильникова 25 ел буе тәмәке тарткан. Үлемгә илтә торган гадәткә тартылуның сәбәбе - 28 яшьлек хатынның гаиләсендә кечкенә улының бу дөньяны калдырып китүе. Ул вакытта аңа тәмәке кайгы белән көрәшергә ярдәм итәр дип тоелган, ләкин ярты ел элек барысы да үзгәрә. Алабугалы безгә үзенең җиңүе һәм әлеге гадәттән котылуы турында сөйдәде.

- Мин тартуны ташладым, инде ярты ел тарканым юк. Аннары минем тормышта борчулы мәсьәлә туды - тешләр куйдырдым. Шул авыртулардан котылу өчен мин яңадан тарта башладым. Нишләргә белмәдем, йөрәгем дә авырта башлады - минем йөрәктә тромблар, шуңа күрә миңа тартырга берничек тә ярамый. Берьлы монастырьга кердем һәм әлеге бәйлелектән котылыр өчен мөмкинлек бар дигән бердерү күрдем. Мин телефон номерын язып алдым һәм шалтыраттым. Дәресләргә килдем. Ике көн болай гына тыңлап утырдым. Миңа бик кызык булды һәм, дөресен генә әйткәндә, мин моңа шунда ук ышанмадым. Көндәлекләр яза башладым, ныклап алындым бу эшкә. Мине бәйлелек хакында кызыклы мәгълүмәтләр, притчалар кызыксындырды. Без барыбыз да нәрсәдән дә булса аерыла алмыйбыз - кемдер ашаудан, алкогольдән, тәмәкедән. Наркотиклар - алар инде соңгы стадия. Өченче дәрестән соң мин өйгә кайттым, көндәлеккә язасы әйберемне яздым һәм йокларга яттым. Иртән мин бөтенләй икенче кеше булып уяндым! Минем бер дә тартасым килмәде. Гадәттә минем ритул бар иде, иртән торып иртәнге аш ашагач, тәмәке тарта идем. Ә монда андый теләк бөтенләй булмады. Беренче эш итеп мин тәмәке көлен җыя торган савытны, шырпыларны, тәмәкене ташладым. Үземә: "Булды!" дип әйттем. Шуннан соң мин тартмый башладым. Минем хәзер тормышка карашым да үзгәрде. Мин башка кешегә әйләндем, кешеләргә, үз тормышыма, уйларыма карашым үзгәрде. Миңа 61 яшь. Улыма - 41. Ул эчми дә, тартмый да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев