Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайчан да соң түгел!

Алабугалы Мәүлидә Сираева өченче яшь IT-олимпиадасының җиңүчеләр өчлегенә керде. Олимпиадада "Интернет-долголетие" республика программасында белем алган 106 кеше катнашты.

"Алабугалыларның айга менүләре", "Яшь гүзәлкәй", коллегалары һәм бүләкләр турында Мәүлидә Вәлиулловна безнең газета хәбәрчеләренә сөйләде.

"Республиканың беренче IT-олимпиадасына без 16 апрельнең иртәсендә киттек. Без дигәнем - "Доверие" социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Светлана Шалашова, АлАЗда эшләгән Гүзәл Хөсниярова һәм мин идек. Светлана Александровна үз өстенә барлык оештыру эшләрен алды. Безне "Ливадия" санаториесенә урнаштырдылар һәм, бераз ял иткәннән соң, өч экскурсия автобусында Казан Кремлен карарга алып киттеләр. Автобуста мине сюрпирз көткән икән! Казан һәм Кремль буенча безне йөртүче гид, үзен шаяртып "Яшь гүзәлкәй" дип атаучы Әлфия Фәизова булып чыкты. Әлфия - безнең яшьтәш. 2006 елда "Александр Головачев" теплоходы (биредә III Халыкара Цветаева укулары үткәрелде) Казанда туктап торган арада да ул безнең экскурсовод булган иде. Менә шуннан бирле аның матур тавышы һәм сөйләме, юмор хисе һәм аерым фразалары истә калды.

Төп вакыйгалар 17 апрельдә башланды. Безне IT-паркка - югары мәгълүмат технологиясе өлкәсендәге Технопаркка алып килделәр. Күңелдәге хисләрне бары тик Айга аяк басу белән генә чагыштырып буладыр. Эче компьютерлар белән тулган, сәләтле яшьләр патшалыгы булган бу гел пыяладан ясалган күп катлы архитектура могҗизасын күрер өчен генә дә олимпиадада катнашырга мөмкин.

Без паркның "Космик хезмәтләрнең региональ үзәге"ндә һәм "Глонасс+112" структураларында булдык. Биредәге видеоэкранда Татарстанның "тере" картасы яктыртылып тора, М-7 федераль автотрассасының республика участогы кызыл җеп булып сузылган. Трассаның бу участогында барлыкка килгән гадәттән тыш хәл турында бердәм навигация системасы ярдәмендә барлык ашыгыч хезмәтләргә (МЧС, МВД, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роскосмоска) максималь дәрәҗәдә тиз хәбәр бирелүе турында сөйләделәр. "112" телефон номеры буенча ДТП турында мәгълүмат алыну белән (бу номерга шалтыратуга һәлакәт турында барлык хезмәтләр берьюлы белә), бердәм коткару хезмәте диспетчерлары үз экраннарында һәлакәт урынын күрә һәм анда барлык кирәкле белгечләрне һәм техниканы җибәрү турында карар кабул итә. Электрон карта аша диспетчерлар ярдәмгә килүче хезмәтләрнең ДТП урынына килеп җитүен күрә. Мәктәп автобуслары да аларның игътибар үзәгендә икән. Парк эшчәнлегенең барлык юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен аның үз сайты бар: http://itpark-kazan.ru.

Беренче өченче яшь IT-олимпиадасында республиканың йөздән артык пенсионеры катнашты. Без ике сәгать буена олимпиада биремнәрен чиштек. Биремнәр Интернет һәм WORD белән эшләү күнекмәләренә кагылышлы иде. Кемдер бик яхшы үтәде, ә кемгәдер вакыт җитеп бетмәде. Олимпиада алдыннан һәм аннан соң безне Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, төрле министрлык җитәкчеләре, парк хуҗалары котлады, IT-парк буенча видеоэкскурсия оештырдылар, мул итеп бүләкләр бирделәр. Бүләк алуга өметләнмәсәк тә, диплом һәм чәчәкләргә, "Өченче яшь" газетасының махсус санына, модем һәм флешкаларга, акча сертификатына, ноутбукка бик сөендек. Бәйрәм зур концерт һәм "Империал" ресторанында тантаналы кичке аш белән тәмамланды.

Олимпиадага барасы дигән хәбәрне ишеткәч, бераз борчылып та куйган идем: ике көнгә барлык эшне калдырып торырга кирәк бит. Тик мин хаклы булмаганмын. Мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесенә һәм белгечләренә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Компьютер осталыгыннан ерак торган белемем белән, әлеге заман техникасы белән эшләүнең серләрен берүземә төшенүе мөмкин түгел. Коллегаларымның ярдәме һәм консультацияләре бәяләп бетергесез!

Барыгызга да зур рәхмәт!

Мәүлидә Сираева,

Алабуганың "Мәгълүмати-методик үзәк" учреждениесенең баш белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250