Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем гаепле?

Тынычлык проспектында урнашкан 34 нче йортта яшәүчеләрнең кайбер көнкүреш приборлары санаулы минутлар эчендә сафтан чыкты. Монда караклар да, табигать тә гаепле түгел.

Якшәмбе көнне ток көчәнешенең кисәк артуы сәбәпле, өченче подъезда яшәүче алабугалылар фатирында аварияле хәл барлыкка килә. Көтмәгәндә электр көчәнешенә хас чертләгән тавыш ишетелә, янган пластмасс исе чыга, кайбер приборлардан хәтта төтен күренә. Җитезрәкләр электр приборларын розеткадан тартып алырга җитешә-җитешүен, тик көнкүреш техникасының бер өлешенә шулай да зыян килә. Хәзер бу йортта яшәүчеләр кайда мөрәҗәгать итәргә, ремонтка киткән акчаны кем кире кайтарыр дип борчыла.

Йорт буенча җаваплы Николай Разживинның телевизоры һәм микродулкынлы миче янып чыккан.

- Мичнең эшләмәвен тиз генә сизмәдем дә әле. Ә оныгым кичен кайткач нидер җылытырга теләгән иде, карасак - мичнең таблосы янмый. Күзгә күренеп торган ватылган урыны да юк, ә мич эшләми.

Кыска ялганыш электриклар телендә "нулевой провод" дип аталган чыбыкның януы аркасында килеп чыккан. Электр челтәрендә көчәнеш 380 Вольтка кадәр күтәрелгән. Аппаратура да шуңа янып чыккан.

- Ял көне булганга күпчелек өйдә булмаган. Ә кичен кайтуларына аларны шундый күңелсез сюрприз көтә. Бу минем гомеремдә шундый беренче очрак. Элегрәк электр уты белән еш кына өзеклекләр булды. Утсыз да еш утырдык. Электриклар киләләр, нульле чыбыкны чистарталар, ялгыйлар һәм барысы да тәртиптә була торган иде. План буенча эшләрне вакытында башкарган булсалар, мондый күңелсез хәл булмаган булыр иде. Чыбыкларны да күптән алыштырырга - алюминь урынына бакыр куярга кирәк. Торак-эксплуатация идарәсеннән бер хатын-кыз килгән иде дә, ул электр утында ни аңласын инде? - ди Николай Константинович.

Николай абзыйның күршеләре дә көтелмәгән бәладән зыян күргән. Аларның компьютер һәм ноутбук блоклары, телевизорлары, суыткычлары, кер машиналары, электрон сәгатьләре янган.

Шушы ук подъезда ике ел элек янгын чыккан булган. Ул вакытта йортның дүрт катында электр щитлары янган. Йортта яшәүчеләр фикеренчә, бу ике очрак бер-берсе белән бәйләнгән булырга мөмкин.

"Жилэнергосервис"та әлеге хәлне аңлатудан баш тарттылар. Ә бит йортта яшәүчеләр электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү өчен ай саен акча түләп бара.

Китергән зыянны каплау процедурасы гаять катлаулы. Беренче эш итеп идарәче компаниягә барып көчәнешнең кисәк арту сәбәбен ачыклауны сорап гариза язарга кирәк. Шуннан соң гариза бирүче кулына акт бирергә тиешләр. Моннан соң зыян күрүче сафтан чыккан көнкүреш техникасын ремонт остаханәсенә бирә. Анда төзексезлекнең килеп чыгу сәбәбе һәм ремонтка киткән сумма күрсәтелгән белешмә аласыз һәм аның белән гадәттән тыш хәлдә гаепле булган оешмага мөрәҗәгать итәсез. Әгәр бу оешмада сезгә китергән зыянны каплаудан баш тарталар икән инде, судка барасы гына кала.

Бу очракта иминият компанияләре көчсез. Милек страховкаланган булса да, бу очрак страховой булып саналмаганга күрә компенсация бирелми. Фатирны су баскан, яки ул янгыннан зыян күргән очракта гына бирелә. Тик әлеге медальнең икенче ягы да бар. Йортта яшәүчеләр иминият компаниясенә кыска ялганышның электр челтәрләренә хезмәт күрсәтүче оешма гаебе белән килеп чыгу турында белешмә китерсәләр, алар ниндидер түләүләр алырга да мөмкин. Тик мондый белешмәне халыкка бирүләре икеле шул.

"Гарант" идарәче компания һәм "Жилэнергосервис" подряд оешмасы вәкилләре техникалары зыян күргән фатирлар буйлап йөреп чыкты. Зыян күрүчеләр гариза язды, актлар тутырылды. Тик зыянны кем түли дигән сорау әлегә кадәр ачык кала.

Сәрия СӘЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев