Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем отты, кем отылды

Яхшы ният белән, әмма ахыргача уйланылмаган карарлар берсе артыннан икенчесе юкка чыга яки үзгәртелә.

Ил хөкүмәтенең сулыкларда балык тотуны түләүле итәргә омтылуы уңышсызлыкка очраган кебек, Татарстан пенсионерлары өчен чыгарылган Бердәм юл йөрү билетлары да уңышка ирешә алмады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19 декабрьдәге карары нигезендә льготага ия гражданнарның бердәм айлык билетлар буенча транспортта йөрү мөмкинлеге чикләнде. Пенсионер ул билет буенча транспортта айга 30 тапкыр гына йөри ала иде. Бу уңайдан алабугалылар да уңайсызлык тойды, чөнки 30 билетның бәясе 342 сум тәшкил итә, ә Алабугада транспортта йөрү бәясе ун гына сум булганлыктан, пенсионерларга билет буенча йөргәндә ул 11,4 сумга барып баса.

Хөкүмәт бу карарны льготалы гражданнар өчен транспортчыларга компенсация түләү бюджетка кыйммәткә төшә дип кабул иткән иде, чөнки ул елдан-ел арта бара. Тик халыкның моның белән килешәсе килмәде, ул үз сүзен Татарстан Президентына җиткерә алды. Президентыбыз да халык мәнфәгатен өстен куеп, 12 гыйнварда ук льготалы гражданнарга транспортта лимитсыз йөрү мөмкинлеге тудыру турындагы карарга кул куйды. Ә гыйнвар ахырына кадәр сатып алынган билетлардан файдаланырга туры киләчәк. Аларны инде шоферга күрсәтергә генә кирәк.

1 февральдән республикада Бердәм социаль юл йөрү билетлары гамәлгә кертеләчәк. Алар сату өчен республика районнарына 20 гыйнварга кадәр җибәреләчәк, дип вәгъдә итте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин видеобрифингта.

К.Хәйри

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: