Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ханымнар кавалерларны чакыра...

Шушы көннәрдә Мәдәният йортының мәрмәр залында иң матур чараларның берсе узды.

Биредә берьюлы ике вакыйгага – Казан федераль университетының 215-еллыгына һәм КФУның Алабуга институтына 121 ел тулуга багышланган бал үтте. Бәйрәм кунаклары бу кичтә әйтерсең лә үткәннәргә сәяхәт итте. КФУ укытучылары һәм студентлары аларны театральләштерелгән күренешләр ярдәмендә Алабуганың иң борынгы уку йорты тарихының якты мизгелләренә күчерде. Мәсәлән, Епархиаль училище төзү турында хәлиткеч карар кабул ителгән көнгә яки сугыш вакытына туры килгән елларга. Шулай ук кунаклар Епархиаль училище вакытларында барысы да яраткан крокет тамашасын да күрә алдылар. Программаның иң кызык өлеше, һичшиксез, ул чорда иң популяр күңел ачу чараларының берсе – бал булды.

Тарих һәм филология факультеты студенты Виктория Колпакова әйтүенчә, студентлар бу вакыйгага ныклап әзерләнгән.

– Башта спортзалда репетицияләр үткәрдек, аннары Мәдәният йортында. Бал – искиткеч, мондый чараны ел саен уздырулары бик яхшы. Минем өчен бал тылсымлы атмосферасы белән кызыклы, бу әкият дөньясында булып кайтуга тиң.

Чит телләр факультеты Динара Сычева өчен бу бал инде өченчесе. Аның фикеренчә, мондый баллар заманча дискотекаларга караганда күпкә яхшырак.

– Бу әйтеп бетергесез хис-кичерешләр, моны университетыбызның һәр студенты тоярга тиеш, чөнки һәр студент – тарихның бер өлеше. Елдан-ел университетыбызны ныграк яратабыз.

Юридик факультет студенты Тимур Сәләхов әйтүенчә, быелгы балга алар шундый озак һәм нык әзерләнгәннәр, хәтта уку турында да оныткан чаклары булган.

– Балга әзерләнүгә көненә ким дигәндә берничә сәгать вакыт сарыф итә идек. Күңелле булды, без барыбыз да уникаль тәҗрибә алдык.

Матур көйле вальс, император полькасы – болар барысы да кунакларның күңеленә хуш килде. Сүз уңаеннан, килгән кунаклар арасында танылган Стахеевлар нәселе дәвамчылары да бар иде: Валерий һәм Татьяна Ролич, Юрий Подгурский, Татьяна Подгурская, Евгений Подгурский. Шулай ук Оренбургтан Елена Бурлутская, Константин Абдрахманов, Мәскәүдән Сергей Коршуновлар да биредә кунак булды.

Катнашучыларга КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон исеменнән фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Ринат Ибәтуллин мөрәҗәгать итте.

– Без шушы матур традиция белән бу көннәрдә кунакларны, галимнәрне, укытучыларны һәм студентларны бердәм тарихи омтылышта берләштергән Халыкара Стахеев укуларын тәмамлыйбыз. 2019 ел безнең уку йорты өчен аеруча истәлекле. Быел без Казан федераль университетына 215 ел, ә Алабуга институтына 121 ел тулуын бәйрәм итәбез.

Бәйрәмнең иң истәлекле өлеше – бүләкләү тантанасы булды. Нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри осталыгы өчен югары уку йортының өч дистә хезмәткәре лаеклы бүләкләр алды. Шулай ук КФУның мәгълүмати партнерларын бүләкләү булды. Шунысы куанычлы, КФУның Алабуга институты эшчәнлеген яктыртучылар арасында безнең редакция хезмәткәрләре дә бар иде.

Тантананың иң матур мизгелләре – кунакларны таң калдырган заманча “джайв” стилендәге бию һәм бәйрәм салюты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев