Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ки­бет киш­тә­лә­ре ни­гә буш...

Җәй кө­не авыл­лар бу­ен­ча уз­ган­да ки­бет киш­тә­лә­ре­нең буш бу­лу­ын­нан бик ап­ты­ра­ган идем. Олы Кач­ка авыл җир­ле­ге баш­лы­гы бү­ген үзе шул хак­та сүз баш­ла­гач, та­гын бу мәсь­ә­лә­гә ки­ре кай­тыр­га бул­дым.

Ра­йон баш­лы­гы­ның авыл хал­кы бе­лән оч­ра­шуы ва­кы­тын­да тел­гә алын­ган һәм конт­роль­гә ку­ел­ган мәсь­ә­лә­ләр ара­сын­да суүт­кәр­геч­нең бик ис­кер­гән бу­луы, урам­ның як­тыр­тыл­ма­вы, рай­по­га ка­ра­ган ки­бет­тә то­вар ас­сор­ти­мен­ты­ның үтә яр­лы бу­луы ке­бек мәсь­ә­лә­ләр бар иде. Олы Кач­ка авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Алек­сандр Го­ло­ва­нов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, бү­ген­ге көн­гә ка­дәр авыл­ны су бе­лән тәэ­мин итү мәсь­ә­лә­се хәл ител­мә­гән.

5 чак­рым озын­лык­ка су­зыл­ган суүт­кәр­геч тә­мам ту­зып бет­кән, әле га­мәл­дә бул­ган ике су баш­ня­сы чис­тар­тыл­ган, бер­се таш­лан­дык хәл­дә. Су бе­лән тәэ­мин итү мәсь­ә­лә­сен җай­га са­лу өчен дүрт су на­со­сы са­тып алын­ган, шу­ның ике­се ин­де ур­наш­ты­рыл­ган, өч ск­ва­жи­на­га ав­то­мат җай­лан­ма кай­тар­тыл­ган.

Шу­лай ук таш­лан­дык ск­ва­жи­на юды­ры­лып, то­ма­лап ку­ел­ган. Әле­ге су ск­ва­жи­на­сын эш­кә җи­гү бе­лән авыл­да әле­ге проб­ле­ма­га нок­та ку­е­ла­чак. Бу мәсь­ә­лә җир-ми­лек па­ла­та­сы конт­ро­лен­дә то­ты­ла, дип хә­бәр ит­те авыл баш­лы­гы.

Су бе­лән тәэ­мин итү проб­ле­ма­сы Олы Кач­ка­га гы­на хас тү­гел, кая гы­на бар­саң да, ха­лык шун­нан зар­ла­на баш­лый. Көн­кү­реш өчен ае­ру­ча мө­һим бул­ган су мәсь­ә­лә­сен җай­га са­лу өчен, ра­йон баш­лы­гы авыл җир­лек­лә­ре­нә ике мил­ли­он сум ак­ча бү­леп бир­гән иде. Шу­ның 400 ме­ңе Олы Кач­ка авы­лы­на юл­лан­ды.

Авыл хал­кын М-7 трас­са­сы­на бо­ры­лу уры­ны­на юл бил­ге­се ку­ел­мау һәм авыл­га ке­рү өчен бер­ни­чә чак­рым МИЗ ягы­на та­ба ба­рыр­га ту­ры ки­лү проб­ле­ма­сы да бор­чый иде. Мо­ны­сын җир­ле ха­ки­ми­ят­ләр ге­нә хәл итә тор­ган тү­гел, чөн­ки трас­са - фе­де­раль буй­сы­ну­да­гы учас­ток. Аны җи­ре­нә җит­ке­рү өчен ва­кыт та­ләп ите­лә, ди­де җир­лек баш­лы­гы.

Авыл урам­на­ры­ның ти­е­шен­чә як­тыр­тыл­ма­вы са­ла хал­кы­ның бә­гы­ре­нә үт­кән кө­нү­зәк мәсь­ә­лә бу­лып кил­де. Бү­ген Кач­ка­да урам­нар як­тыр­ты­ла, хә­зер Ма­ло­ре­ченск по­се­ло­гын­да эш алып ба­ры­ла.

Транс­порт юк­лык­тан авыл­га ки­бе­те­нә ик­мәк ки­тер­тел­мәү ке­бек вак-тө­як проб­ле­ма­лар ха­ки­ми­ят­тә­ге­ләр­нең төн йо­кы­ла­рын ка­чы­рып тор­ды. Хә­зер ин­де күп­че­лек җир­дә хәл үз­гәр­де, әм­ма кай­бер урын­нар­да то­вар ас­сор­ти­мен­ты­ның яр­лы­лы­гы чын мәгъ­нә­сен­дә га­җәп­лән­де­рә. 21 га­сыр­да яшә­ве­без­гә ка­ра­мас­тан, ал­ла­га шө­кер, ләв­кә­гә ипи кил­гән, дип сө­е­нер­гә мәҗ­бүр авыл хал­кы. Бу мәсь­әл­не авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры җай­га са­лыр­га ти­еш, бү­ген­ге көн­дә әле­ге проб­ле­ма­ны кү­тә­рү оят, ди­де ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ил­мир Ка­ма­лет­ди­нов.

Кач­ка һәм Ма­ло­ре­ченск мәк­тәп­лә­ре оп­ти­ми­за­ци­я­гә эләк­кән­нән соң, авыл клу­бы, ки­тап­ха­нә, фельд­шер­лык пунк­ты, авыл со­ве­ты шу­шы ир­кен би­на­га күч­кән. Авыл хал­кын­нан ан­да сал­кын ди­гән хә­бәр­ләр ки­лү­гә ка­ра­мас­тан, авыл җи­тәк­че­се алар җы­лы­ты­ла дип рас­ла­ды.

К.Хәй­ри

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев