Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәк мәктәбе – инглиз теле белүчеләрне ничек табарга?

Хәзер 4нче микрорайонда төзелеп килә торган яңа мәктәпкә 83 мөгаллим кирәк булачак. Бу турыда Алабугадагы күптелле комплексны үстерүгә багышланган “түгәрәк өстәл”дә сүз булды.

Күптеллелекне үстерүгә багышланган “Түгәрәк өстәл”дә республиканың Дәүсовет Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, райбашкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев һәм Татарстан мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдәгеләр яңа мәктәптә эшләячәк. Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов сөйләгәнчә, “Адымнар – белемнәргә һәм татулыкка” дип аталган уку йортына мөгаллимнәрне туплаганда үз фәненнән тыш, татар теле яисә инглиз телен, яки тегесен дә, монысын да белгән укытучыларга өстенлек биреләчәк.

– Аларны әле табасы бар. Бездә инглиз телендә генә алып барылачак фәннәр бар, шуңа күрә укытучыларны конкурс нигезендә алачаклар.

Шунысын да әйтү кирәк, яңа мәктәптә һөнәри укыту дүрт: химия-биология, физика-математика, лингвистика һәм социаль-гуманитар юнәлештә алып барылачак. Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, полилингваль комплекс өчен кадрлар турында хәзердән кайгыртырга кирәк. Моның өчен күптелле белем бирү принципларын кертү үрнәгенең уңышлы тәҗрибәсен өйрәнү мөһим. Аның сүзләренә караганда, безнең республикада андый тәҗрибә бар – Казандагы 165 нче мәктәп. Татарстанда беренче күптелле комплекс шунда булдырылачак.

Ривал Зарипов әйтүенчә, яңа мәктәпкә мөгаллимнәр туплау 2019 елның ноябреннән киләсе елның августына кадәр барачак. Яңа мәктәп укытучысына һәм мәктәп хакимиятенә кандидатларның барысы да “Заманча мәгарифкә заманча мөгаллим” программасы буенча уку узачак. Шул рәвешле, мәсәлән, директор һәм директор урынбасары вазифаларына кандидатлар өчен курслар каралган, алар 2020 елның гыйнвар-февралендә үтәчәк. Башка мәктәпләрдә эшләүчеләр һәм КФУның Алабуга институтындагы 5 курс студентлары арасыннан укытучылар сайлап алу 2020 елның мартына планлаштырылган. Киләсе елның сентябреннән яңа мәктәп укучыларны кабул итәр дип ниятлиләр. Анда 1-8 сыйныфларда 900 укучы булачак. Шулардан башлангыч классларда 500 бала укыячак. Әлегә кадрлар башлангыч мәктәп өчен генә тупланган. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кадрларны җәлеп итүнең бер ысулы итеп мәктәп укытучыларына җир кишәрлеге бирүне күздә тота. Кадрлар мәсьәләсе хәл ителгән арада, төзүчеләр үз эшләре белән мәшгуль. Бүген мәктәп салуда 165 кеше эшли. Бу хакта проект җитәкчесе Дилүс Фәйзрахманов сөйләп бирде:

Хәзер мәктәпнең подвал өлеше тәмамлана, алга таба төзүчеләр беренче катны төзүгә керешәчәк. Бер үк вакытта кирпеч салачакбыз. Һава шартларына әлләни карап тормыйбыз. Декабрь ахырына каркасын корырга ниятлибез.

Подрядчы аңлатуынча, төзү эшләре кышын да барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев