Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кушайте – кош ите...

Тавык итеннән хлор исе килсә, аны сатып алыргамы? Ул ашарга яраклымы? Бүген сүз әнә шулар хакында.

"Берничә тапкыр кибеттән суытылган тавык ите алган идем, әмма аннан хлор исе килеп теңкәгә тиде. Танышларымнан ишетүемчә, базарда аларның тышкы күренешен озаграк саклау өчен, итне махсус рәвештә "Фейри" кебек юу чараларына салып тоталар, имеш".

Алабугалы Юлия Лукъянова безгә әнә шундый проблема белән мөрәҗәгать итте. Берничә тапкыр авызы пешкәннән соң, Юля бары тик туңдырылган тавык түшкәләре генә сатып ала башлаган. Бу турыда сүз чыккач, сатып алучылар һәм белгечләрнең фикере аерылды. Беренчедән баш санитар табиб Геннадий Онищенко 2011 елның 1 гыйнварыннан туңдырылган кош ите сатуны тыйды. Икенчедән, төрле кош фабрикаларында эшләүче белгечләр беравыздан туңдырылган итнең саклану вакыты һәм сыйфаты аны саклау һәм транспортта ташу шартларына бәйле дип раслый.

Шулай да нинди тавык алырга соң - туңдырылганынмы, суытылганынмы? Безнең хәбәрчеләр шушы сорау белән Чаллы кошчылык фабрикаларының берсендә эшләүче баш технолог Рамил Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

-Кибет киштәләрендә башка регионнардан һәм хәтта чит илләрдән китертелгән тавык түшкәләренең күплегенә игътибар иткәнсездер шәт. Транспортта йөрткәндә еш кына туңдырылган тавык итен саклау шартлары бозыла: алар өлешчә эри һәм яңадан катырыла. Мондый очракта ул үзенең барлык файдалы сыйфатларын югалта. Моннан тыш, ит җебегәндә, туңдырылган бактерияләр "уянып", алар бик тиз үрчи башлый. Кабат туңдырганда алар тагын һәлак була, әйтергә кирәк, яңадан уяну өчен "йокыга тала" (анабиоз). Суытылган ит - барлык сыйфатларын тулысынча саклап калган менә дигән азык санала. Суытылган итнең тәм сыйфаты һәм азык кыйммәте туңдырылган итнекенә караганда күпкә югарырак.

- Алайса, кайвакыт иттән чит-ят ис килүен ничек аңлатырга?

- Ит бозылмасын, тәм һәм башка сыйфатларын саклап калсын өчен, аны озак вакыт суыталар яки туңдыралар. Кош итен суытуның төп максаты - саклау вакытын озайту һәм продуктның куркынычсызлыгын максималь тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиткерү өчен, микроорганизмнар күләмен киметү. Суыту нигездә ике төрле алым белән башкарыла: беренчесе продуктны түбән температуралы суда тоту; икенчесе тавык түшкәләре эленгән конвейерны салкын һава йөри торган зур камералар аша үткәрү. Безнең фабрикада шушы алым кулланыла һәм шул нигездә теге яки бу технологик нәтиҗәгә ирешү өчен кош түшкәләрен нинди дә булса эремәләр белән эшкәртү ихтыяҗыннан коткара.

Сатып алучыларны алдау шулкадәр камилләшкән. Сатылмаган товарны маскировкалау сатучы вазифасына керә, һәм ул "куркыныч" сер булып кала. Эш шунда ки, бозылган товарны гамәлдән чыгару -"списать итү" тыелган. Сатучы аны сыйфатлы товар бәясеннән очсызракка сата алмый. Шулай булмаганда, вакыты чыккан һәм бозылган товар бәясен хуҗа аның хезмәт хакыннан тотып калачак. Шунлыктан сатылмаган товарның тышкы кыяфәтен кабат торгызырга - тавык түшкәләрен хлорлы агарткыч һәм сода эретмәсендә тотарга туры килә. Көнкүреш химиясеннән тыш, сатучылар марганцовка эремәсеннән дә киң файдалана. Марганцовка тавыкны зарарсызлый, микроорганизмнар тупланган майны юып төшерә һәм начар исне дә бетерә.

Тавык тиресенә кәгазь салфетка куйганнан соң анда кызгылт таплар калса, димәк, ул марганцовка белән эшкәртелгән, аны ашамавың яхшырак.

- Республика территориясендә туңдырылган тавык итен сату тыелганмы?

- Бүгенгә бездә аны сату түбәндәге очракларда тыела: әгәр ул алга таба промышленностьта эшкәртү, диетик һәм мәктәптә туклану өчен билгеләнгән булса.

- Теге яки бу кош итен алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Беренче чиратта аны җитештерү һәм саклау вакытына. Шул ук вакытта сатып алучы аның нинди шартларда саклануын белергә хокуклы. Кош ите саклана торган суыткычларда нинди температура булуына игътибар итегез. Сатып алыр алдыннан аны иснәп карагыз. Әгәр хлор исе килә икән, димәк, ул агарткыч белән эшкәртелгән. Андый тавыкны алмау хәерле.

- Алар нинди шартларда сакланырга тиеш?

- Суытылган тавык ите ГОСТ буенча 5 тәүлек дәвамында 0 градустан плюс 2 градуска кадәрге температурада саклана. Итне 0 градустан 4 градуска кадәр суытканда, анда таркалу процессы акрыная. Шулай да суытылган тавык түшкәсен түбәнрәк температурада : 0дән 1градуска кадәрге температурада сакларга киңәш ителә. Туңдырылган ит минус 18С градуста 12 айга кадәр саклана. Суыткычта саклаганда туңдырылган ит берничә ай дәвамында югары сыйфатын югалтмый.

Һәрхәлдә, кибеттән нинди тавык - суытылганын яки туңдырылганын сатып алу сезнең эш. Иң мөһиме - аны ышанычлы кибетләрдән генә сатып алыгыз.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев