Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзлиләр

Муниципалитеттагы бизнес-климатны ничек яхшыртырга – 22 августта шәһәр Мәдәният сараенда узган стратегик сессиядә катнашучылар шушы сорауга җавап эзләде. Биредә, командаларга бүленеп, түгәрәк өстәлләр артында район җитәкчелеге, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре һәм, әлбәттә, бизнесменнар эшмәкәрлекнең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алышты. Сессия эшендә район башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.

Чарада катнашучы командаларның эше үзмәшгульлек, төзелеш һәм спорт, туристлык инфраструктурасы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, җитештерү, авыл хуҗалыгы өлкәләре буенча фикер алышып, уртак нәтиҗәгә ирешүгә – безнең муниципалитетта бизнесны үстерү планын төзүгә юнәлдерелгән иде, һәм ул табышны, предприятие хезмәткәрләре санын арттыруга, яңа партнерлар барлыкка килүгә һәм тулаем эшлекле мохитне яхшыртуга китерергә тиеш.

− Бүген безнең бурыч гади түгел – өч сәгать эчендә киләчәгебезне проектлаштыру, – дип билгеләп үтте ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова.

Сессияне оештыручылар шунда ук кисәтте – муниципалитет дәрәҗәсендә чишелә торган  проблемаларны ачыкларга кирәк. Аларны хәл итү өчен нәкъ 12 ай вакыт бирелә.

− Бу арада эшмәкәрләрнең эше, аларның финанс күрсәткечләре бермә-бер артсын, бер ел эчендә муниципаль берәмлек ресурслары һәм үз ресурслары белән хәлне уңай якка үзгәртү өчен барысын да эшләргә кирәк, – диде Венера Камалова.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул, бизнес вәкилләре үз эшләрен үстерүгә комачаулаган проблемаларны билгели алсын өчен, мондый очрашулар үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Алабугада узган стратегик сессия Татарстанда инде 13нче булган һәм, кагыйдә буларак, бизнесменнар төп проблемалар арасында кадрлар булмау яки аларның җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмавы, яшьләрнең зур шәһәрләргә китүе, электрон системалар кертү сәбәпле зур йөкләмә, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан басым, дип саный. Безнең район әлеге сынау проектында катнаша торган 15 район исәбенә керде.

− Нинди юнәлештә үсүебезне тизрәк аңлау өчен, без бу экспериментка риза булдык. Кайсыбер ситуациядә без нәрсә эшләргә кирәген күп вакытта белмибез дә, шуңа күрә безгә ул яктан киңәшләр, тәкъдимнәр кирәк. Эшлекле активлыгыбыз зур, ул бүген дә тоемлана, фикер алышулар кыза, һәркем үз юнәлешендә хәрәкәт итә, шуңа күрә безгә барысын да гомумиләштереп, ярдәм итәргә, бизнес һәм хакимият белән тикшерүче структуралар арасындагы мөнәсәбәтләрдә алтын урталыкны табарга кирәк, − дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов.

Эш танышудан башланды. Катнашучылар үзләре турында иркен шартларда сөйләде, аларның һәрберсе үз командасына нәрсә белән файдалы булуын аңларга тырышты, һәм, әлбәттә, үз тәҗрибәләре һәм иҗади фикерләре белән уртаклашты. Модераторлар сессиянең эш тәртибендә югалып калмаска булышты.

– Тормышымда мондый стратегик сессия икенче тапкыр. Миңа биредә үткәрелә торган “баш мие штурмы” бик ошый, чөнки монда бизнес вәкилләрендә туа торган кызыклы фикерләр, кыенлыкларны хәл итү юллары күрсәтелә. Безнең өстәл артында утыручылар күтәренке рухлы, оптимистик, аларның эшләргә әзер булуы күренеп тора. Бик күңелле, – дип фикерләре белән уртаклашты Казаннан килгән эшмәкәр Зоя Тетруашвили.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев