Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш бабай белән Кар кызы күпме тора?

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша һәм әти-әниләр инде бүгеннән үк балаларына чып-чын әкиятне ничек бүләк итәргә икән дип баш вата. Кыш бабайны һәм Кар кызын өйгә чакыру - әлеге четерекле хәлдән чыгуның бер ысулы.

Хәзерге заманда Интернет бу хезмәтнең әллә нинди төрләрен тәкъдим итә. Бары тик күптөрле бәйрәм агентлыклары һәм үз хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр арасыннан иң яхшысын сайлап алырга гына кирәк. Гадәттә, бу агентлыклар бәйрәм алдыннан үзләре үк үз хезмәтләрен бик актив рекламалый. Димәк, ак сакаллы бабайны һәм аның гүзәл оныгын алай озак эзләргә туры килмәячәк. Тик күзгә ташланган беренче белдерүдәге телефон буенча шылтыратып, өегезгә бу әкият геройларын чакырырга ашыкмагыз. Беренче эш итеп, безнең киңәшләргә колак салыгыз.

Бәйрәмнәрне оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнә торган эре компанияләрне сайлау - иң отышлысы. Әлеге компания бу эш белән инде берничә ел дәвамында шөгыльләнсә, бай тәҗрибәгә ия булса - тагын да яхшырак. Мондый компанияне безнең кечкенә генә Алабугада табу зур кыенлык тудырмый: бездә бәйрәм агентлыклары да бармак белән санарлык, "сарафанлы радио" да бик оператив эшли. Танышларыгыз арасында да аниматорлык фирмаларының берсенә мөрәҗәгать итүчеләр бардыр, иренмәгез, сораштырыгыз, кызыксыныгыз. Шулай эшләгәндә генә сезнең фатирга бераз "салып" алган, тегеннән-моннан йолкынган костюмнар кигән акча сугучы "шабашниклар" түгел, ә үз программалары булган тәҗрибәле профессиональ аниматорлар килер.

Без Алабугадагы берничә шундый агентлыкка шылтыратып, быел Кыш бабай белән Кар кызының ничә сум торуын белдек. Ачыкланганча, төрле фирмада бәяләр азга гына булса да аерыла. Хезмәтләрнең бәясе котлауларның нинди датага туры килүенә бәйле - иң югары бәяләр 29 декабрьдән башлана. Бу көнне Кыш бабай һәм аның оныгын чакыруның уртача бәясе - 1000 сум, 30 декабрьдә - инде 1600 сум, ә 31ендә Кыш бабайның өйгә килеп котлавы 1600-2000 сумга төшәчәк.

Кайбер агентлыклар 800 сумлык экпресс-котлау тәкъдим итә. Бу акчага Кыш бабай һәм Кар кызы фатирга 5 минутка кереп балагызга бүләк тапшырып чыгып китәләр. Бүләк дигәннән. Аны ата-ана үзе әзерләп куярга тиеш. Куанудан нишләргә белмәгән бала-чаганың игътибарын Кар кызы үзенә җәлеп итеп торганда, бүләк сиздерми генә Кыш бабайга тапшырыла.

Стандарт күңел ачу программасы гадәттә 15-20 минут дәвам итә. Бу вакыт эчендә әкият геройлары хуҗаларны сәламли, балаларга әкиятләр сөйли, алар белән уеннар һәм әйлән-бәйлән оештыра, яңа ел шигырьләрен тыңлый. Ахырда Кыш бабай балага көтеп алынган бүләкне тапшыра, аннан соң күмәк фото ясала һәм кунаклар киләсе Яңа елга кадәр саубуллашып чыгып китә. Кайбер агентлыклар үз программаларын сезнең теләк буенча үзгәртергә дә мөмкин. Тик бу очракта, хыялыгыз катлаулырак булган саен, өстәмә түләүнең дә күбрәк булачагын исәпкә алырга кирәк булачак. Моннан тыш, шәһәрдә эшләүче бер аниматорлык фирмасы "күмәртәләп очсызрак"("оптом дешевле") хезмәтен тәкъдим итә, ягъни, күршеләр белән сөйләшеп, Кыш бабай һәм аның оныгын берьюлы берничә фатирга чакырасың һәм ташлама аласың.

Кыш бабай белән Кар кызы өлкәннәр компаниясен дә тәбрикли. Тик бу очракта бәяләр инде икенче төрле булачак.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев