Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Лесные пчелы-2005” дөнья Кубогында катнашачак

Алабуганың “Лесные пчелы-2005” яшүсмерләр хоккей командасы “Алтын алка” Бөтенроссия ярышларында абсолют чемпион булды. Уен нәтиҗәләрен хоккейчыларның якыннары гына түгел, ә бөтен шәһәр дә кызыксынып күзәтте.

БАРЫСЫ ДА НИЧЕК БАШЛАНДЫ

“Лесные пчелы-2005” командасының бөтен тирә-якка яңгыраган җиңүләре узган ел башланды. Ул вакытта команда алкалы хоккей буенча ТР Беренчелегендә җиңү яулады. Егетләрнең “йолдызлы тормыш”ы башланды – алар турында хоккей сөючеләр даирәсендә сөйләшә башладылар, шәһәр урамнарында хәтта команда рәсеме төшерелгән баннер пәйда булды. Быел алар киң җәмәгатьчелек игътибарын хоккей буенча Бөтенроссия турнирының икенче этабы ахырында, Биектау командасы белән көч сынашканда җәлеп итте. Ул вакытта хоккейчылар “Алтын алка”ның республика этабында җиңүчеләр исеме өчен көрәште. Һәм менә, җирле спортчыларның Биектау хоккейчыларын 3:1 исәбенә отып, җиңүе мәгълүм булгач, алабугалылар, хәтта хоккей дөньясыннан ерак кешеләр дә, алар өчен җан ата, уңыш тели башлады. Җанатарлар Сочи шәһәрендә узачак уеннарны карарга әзерләнде. Әйтергә кирәк, моның өчен барлык техник мөмкинлекләр дә бар иде – матчлар көн саен ютуб-канал буенча трансляцияләнде.

СОЧИДА ХОККЕЙ БАТАЛИЯЛӘРЕ

Әлбәттә, хоккейчылар да, җанатарлар да Сочида җиңел булмаячагын аңлый иде. Чөнки көндәшләр – үз төбәкләре дәрәҗәсендә җиңүчеләр, командаларның иң яхшылары. Әмма боз мәйданыннан беренче өметләндерерлек хәбәрләр килә башлагач (“Буйволов” командасын 7:3 исәбе белән җиңү, аннары “Союз-Самара” командасын 15:0 исәбенә тар-мар итү), күңелләрдә җиңүгә ышаныч тагын да ныгып, көчәеп китте. Аннары һәр уен саен бер команда төшеп кала торган уеннары сериясе башланды, ул чакта хата җибәргән очракта вакытыннан алда өйгә кайтып китү ихтималы бар иде. Һәм менә монда инде чын-чынлап “кызу” булды. “Парма” командасы белән ярымфиналга чыгу өчен уен гына да ни тора. Ул вакытта көндәштән өстенлек минималь – нибары бер алка иде. Көндәшләр безнең капкага алка кертүгә ирешсә, уен буллитлар белән тәмамланырга мөмкин иде, ә аларның нәтиҗәсен фаразлап булмый. Әмма уңыш алабугалылар ягында булды. “Парма”дан соң егетләребез ярымфиналда “Металлург”ны 4:2 исәбе белән җиңде. Һәм, ниһаять, Түбән Новгород өлкәсенең “Знамя-Звездный” командасы белән очрашу безнең файдага 5:1 исәбе белән тәмамланды. Ул вакытта шәһәребезнең һәм республикабызның да төрле почмакларында “Ура!” кычкырган тавышлар ишетелде. Татарстан командасы – чемпион!

ҖИҢҮ ЙӨЗЛӘРЕ

Команда белән якыннанрак танышу һәм җиңүләре белән шәхсән котлау өчен без хоккейчыларны Бегишево аэропортында тантаналы каршылауга юл тоттык. Без – ул спортчыларның туганнары, дуслары, җанатарлар һәм җанатар кызлар командасы – тулы автобус. Кызларның кайберләре хәтта, шаяртып, потенциаль кияүләр белән якыннанрак танышырга өметләнүләрен әйтте. Һәм менә, чәчәкләр, кочаклашулар, шатлык яшьләре белән тантаналы каршылау... Кире кайткан вакытта, инде автобуста чакта, егетләр барысының ничек булганын сөйли. Мин беренче чиратта хоккей бәйгеләренең иң җаваплы катнашучысына – команданың төп капкачысына мөрәҗәгать итәм. Икенче төрле әйткәндә “ярты команда” дип йөртелүче голкипер осталыгыннан бик күп нәрсә тора. Георгий Панков тыйнак егет булып чыкты һәм бөтен җаваплылыкны яхшы аңлавын белдерде. Уен алдыннан уңай кәефтә булырга, борчылмаска тырыша.

– Уенның нәтиҗәсе җиңү генә түгел, оттыру да булырга мөмкин икәнлеген аңлыйм, шуңа күрә паникага бирелмәскә, тыныч булырга тырышам. Әлбәттә, команданы уңайсыз хәлдә калдыру ихтималы куркыта, тик егетләр мине хуплый. Керттерелгән голлар өчен беркем дә шелтәләмәде.

Ә аның иптәше – Сочидагы уеннар барышында көндәшләре капкасына тугыз алка кертә алган һөҗүмче Илдан Сәлахов “Парма” белән (ярымфиналга чыгу өчен) уенның иң авыры булуын әйтте.

– Иң катлаулы команда, гәрчә, уйлавыбызча, финал катлаулырак булырга тиеш иде. Тик алга таба эшебез ышанычлырак барды. Ә Пармабелән уйнаганда беттек дип уйлаган мизгел дә булды... Ләкин барысы да яхшы тәмамланды!

Очрашудан соң ук егетләрне ресторанда тантаналы кичке аш көтә иде, анда команданы район җитәкчесе Рөстәм Нуриев котлады. Ул балаларны Финляндиягә сәяхәт көтәчәген вәгъдә итте – бу муниципалитеттан бүләк.

БЕР ГАИЛӘ КЕБЕК

– Һәр уен саен бер команда төшеп кала торган уеннар сериясе барганда, без, “Лесные пчелы-2005”нең әти-әниләре, бер-беребез белән шулкадәр дуслаштык, төннәрен йокламыйча, мессенджерларда һәм төрле чатларда языштык, – дип сөйләде һөҗүмче Данияр Гусамовның әнисе Наилә. Ул вакытта бөтен Алабуга бер гаилә кебек булды. Финал уены Боз сараенда зур экраннан күрсәтелде. Бу вакытта хәтта биредә узарга тиешле тренировкалар да үткәрелмәде. Уен вакытында трибуналарда ниләр булганын сүз белән әйтеп бетерүе дә кыен – җанатарлар гөж килде, барабаннарга какты, алабугалылар көндәшләр капкасына алка керткәч, шатланып кычкырды, әгәр безнең капкага якынлаша башласалар, тын да алмыйча күзәтте. Тамашачыларның барысыннан да ныграк дулкынланучы – “Лесные пчелы” капкачысының әнисе, Татьяна Панкова булгандыр.

– Көндәшебез безнең капкага якынлашкан вакытларда урынымнан сикереп тордым, алканы улымнан кулларым белән куып җибәрергә тырыштым. Шулкадәр дулкынландым, мөгаен, чәчемнең яртысы агаргандыр, – дип елмая чемпионның әнисе.

Безнең чемпионнар

Александр Герасимов, тренер

Георгий Панков, капкачы

Тимур Ризванов, капкачы

Владислав Белобородов, сакчы

Шамил Галәлетдинов, һөҗүмче

Данияр Гусамов, һөҗүмче

Дмитрий Зайцев, сакчы

Азат Ильясов, сакчы

Раил Кәримов, сакчы

Семен Кострюков, сакчы

Станислав Мокрополов, һөҗүмче

Артем Раффи, һөҗүмче

Илдан Сәлахов, һөҗүмче

Эмиль Сафин, сакчы

Дамир Йосыпов, һөҗүмче

Альберт Якупов, һөҗүмче

Алексей Паранин, һөҗүмче

Булат Хафизов, сакчы

ЗУР СПОРТКА ЮЛЛАМА

“Лесные пчелы-2005”нең бөтен Россиягә танылуы алар алдында яңа мөмкинлекләр ача. Сер түгел, КХЛның күп кенә клублары агентлары яшь, талантлы спортчылар эзләп мондый турнирларга да йөри. Шуңа күрә, безнең егетләрнең дә кайберләрен кызыклы тәкъдимнәр көтәргә мөмкин дип уйларга нигез бар. Хәер, команданың тренеры Александр Герасимов зур спорт турында сөйләшүне дәвам итмәде, алда әле эшләр күп, дип аңлатты.

– Бездә хәзер даими чемпионат дәвам итә, Арчага барасыбыз бар. Зур спорт өчен әле бик күп күнегүләр кирәк. Әмма егетләребез яхшы, команда бердәм. Булдыралар, молодцы!

Хәер, КХЛ белән контрактлар алга китеп фаразлау гына булса, агымдагы елның декабрендә шул ук Сочида узачак Сириус хоккей буенча дөнья Кубогында катнашу инде якын киләчәктә. Ә бу инде, асылда, зур спорт, чөнки әлеге Кубокта төрле илләрдән командалар катнаша. Димәк, “Лесные пчелы” Татарстанның гына түгел, ә Россия данын яклаячак. Ә без, үз чиратыбызда, егетләребезнең уеннарын күзәтеп барачакбыз һәм аларның җиңүләре белән чын күңелдән горурланачакбыз.

Таһир МӘХМҮТОВ фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев