Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ликбез: кыенлык һәм комиссиясез салымнар

1 декабрь – 2016 ел өчен физик затлар милегенә, җир һәм транспортка салым түләүнең соңгы көне.

Бүгенгә Алабугадагы салым түләүчеләргә 30 меңнән артык салым хәбәре җибәрелгән. Кергән салымнар күләме 40,6 миллион сум тәшкил итә: транспорт өчен –  22,5 миллион сум,  җир өчен – 9,4 миллион сум, милек салымы – 8,6 миллион сум.

Шунысын әйтү кирәк, салым түләүчеләр, бу түләүләр белән, беренче чиратта, иҗтимагый тирәлек һәм үз районының төзеклеген кайгырта. Җир һәм милек салымнары рәвешендә түләнгән чаралар җирле бюджетка җибәрелә һәм муниципаль учреждениеләрнең агымдагы чыгымнарына китә. Транспорт салымы республика бюджетына җибәрелә һәм субсидия рәвешендә районнарның җирле бюджетларына җирлек юлларын тоту һәм төзекләндерүгә таратыла.

− Бюджетның чыгым өлеше керемнәр буенча планны үтәүгә бәйле, аның 85 процентын иҗтимагый әһәмияткә ия маддәләр алып тора. Бу хезмәт хакклары, коммуналь хезмәтләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен ашамлыклар сатып алу. Өстәмә керемнәр бюджет белән расланмаган чыгымнарга: иҗтимагый-мәдәни корылмалар төзү буенча республика программаларының финансларына кушылу, клуб, янгын деполары төзү, яңа объектларны матди-техник җиһазлау, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә  агымдагы төзекләндерү үткәрү, юлларны төзекләндерү, уңайлыландыру, урамнарны яктыртуга китә, − ди район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.  

2017 елда безнең районда өстәмә керемнәр хисабына янгын депосы, ике авыл клубы төзелгән, балалар бакчасында агымдагы төзекләндерү үтәлгән, республика программаларына булышу йөзеннән, чаралар инженерлык челтәрләрен төзүгә, яңа корылмалар тирәсен төзекләндерүгә, “Территорияләрне төзекләндерүдә 5 адым” прогаммасын тормышка ашыруга, янгынга каршы чараларга, җир кишәрлекләрен ызанлауга, балалар мәйданчыклары булдыруга, видеокүзәтү системасын урнаштыру һәм төзекләндерүгә юнәлтелде. 

− Салымнарның керүе бюджет чыгнымнарын үз вакытында башкаруга турыдан туры тәэсир итә. Мисал өчен, хезмәт хакын айга ике тапкыр түләргә (аванс һәм эш хакы), Пенсия фондына, Мәҗбүри медицина иминияте фондына түләүләрне тулысынча һәм вакытында күчерергә; энергия белән тәэмин итә торган оешмалар кулланылган газ һәм электр өчен түләгәнгә, тиешле вакытта коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Алабуга балалар бакчаларында 5742 бала тәрбияләнә, мәктәпләргә − 8855 укучы йөри, аларны вакытында ашату мөһим, елына ашамлыкларга 200 миллион сумга якын акча китә. Муниципаль оешмаларны тәртиптә тоту өчен, биналарны төзекләндереп торырга, җиһазларны: оргтехника, суыткычлар, кер юу машиналарын карап тотуга чаралар кирәк, − дип аңлата Зөлфия Сөнгатуллина.

Салымнарны ничек түләргә

- “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы аша,

- Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Салымнарны түлә” сервисы аркылы,

- “Россия почтасы”ның теләсә кайсы бүлегендә,

- банкларда,

- “РФ Дәүләт хезмәтләре” буенча,

- “ТР хезмәтләре” мобиль кушымта ярдәмендә,

- “Татарстанның электрон хөкүмәте” инфоматын кулланып.

 

Белдерү хәбәре алынмаган

Бу очракта “Россия почтасы” бүлегенә, яшәү урыны буенча салым инспекциясенә, яисә салым салынган милекнең урнашу урыны буенча инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән шәхесне раслый торган документә булырга тиеш.

Салым органы тарафыннан исәпләнелгән салымның гомуми күләме 100 сумнан ким булганда, хәбәр җибәрелми. Шулай ук “Салым түләүченең шәхси кабинеты”нда теркәлгән булсагыз, андый хәбәр почта бүлеге аша килми.

 

Салымнар түләнмәгән

Милек салымнары түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән башлап, бурыч җыела башлый. Түләнмәгән салым күләменә түләү вакытыннан соң үткән һәр көн өчен автомат рәвештә Үзәк банкны рефинанслау ставкасының һәр На сумму не оплаченных налогов автоматически начисляются пени в размере 1/300 күләмендә пени билгеләнә. Алга таба салым органнары бурычны кайтаруда, халык судына мөрәҗәгатьне дә кертеп, мәҗбүри чаралар куллануга керешәчәк.

Алабугалылар сорый – салымчылар җавап бирә

− Кеше үзе теркәлгән урын буенча яшәмәсә һәм салым хәбәрен почта аша ала алмаса, нишләргә?

− Иң гади ысул – салым хезмәте сайтында үзеңнең “Шәхси кабинет”ыңны ачу. Яшәү урынының кайдалыгына карамастан, аңа өч ысулның берсе буенча кереп була:

- исәпкә куелу урыны нинди булуга карамастан, Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә логин һәм парольле теркәү картасын алырга;

- көчәйтелгән квалифицирланган электрон имза яисә универсаль электрон  карта ярдәмендә;

- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында шәхси расланган исәп язуы ярдәмендә.

Тагын бер ысул – ул салым хезмәте вәкаләтләрен тормышка ашырганда кулланыла: документларны почта аша җибәрү өчен, салым органына адрес хакында гариза бирергә, һәм бар хәбәрне дә тору урыны буенча алырга.

− Балигъ булмаганнар милек салымы түләргә тиешме?

− Милек хуҗасы булган физик затлар, аларның яше, милек хәле һәм башка билгеләргә бәйсез рәвештә, милек салымнарын түләүче булып санала. 14 яше тулмаган балигъ булмаганнар өчен, алыш-бирешне, алар үзләре мөстәкыйль эшләргә хокуклыларыннан башка, алар исеменнән ата-анасы, уллыкка алучы яисә опекун башкара.

Гражданнар Кодексы нигезендә, 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар ата-ана, уллыкка алучы һәм тәэмин итүче рөхсәтеннән башка, үзенең хезмәт хакын, стипендиясен һәм башка керемен мөстәкыйль тотарга хокуклы

В то же время законными представителями детей, согласно Семейному Кодексу, являются их родители.

Шул рәвешле, ата-ана (уллыкка алучы, тәрбиягә алучы, тәэмин итүче), салым салына торган милеккә ия булган балигъ булмаган баланың законлы вәкиле буларак, балигъ булмаган балаларның салым бурычларын үти.

− Салым хәбәрен көтмичә, быел түләнергә тиеш булачак салымнарны мөстәкыйль исәпләргә мөмкинме?

− Әйе, андый мөмкинлек бар. Салым хезмәте сайтында барлык милек салымнарын исәпләү өчен, салым калькуляторлары куелган.

Транспорт салымын исәпләү өчен, үзең белән транспорт чарасына маркасы, моделе, төре, чыгарылган елы теркәлгән техник паспорт булу мөһим.

Милеккә һәм җиргә салым ны исәпләү өчен, объектның кадаст бәясе яки кадастр саны кирәк. Объектның урнашу урыны белән бәйле салым ставкасын салым хезмәте сайтындагы “Милек салымнары буенча ставка һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмәт” электрон сервис ярдәмендә аныкларга була. Калган мәгълүмәт хокук билгели торган документларда күрсәтелгән.

− “Шәхси кабинет”тан пароль  югалган иде. Яңасын ничек алырга?

− Яңа пароль алыр өчен, кайда исәпкә куелуга карамастан, теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә. Шәхесне раслый торган документ белән, чөнки сервис салым сере булып саналган (РФ Салым Кодексының 102 маддәсе) мәгълүмәт тапшыра. Шулай ук “Шәхси кабинет”ка Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында шәхси расланган исәп язуы ярдәмендә керергә мөмкин.

 

Алабуга районында исәпләнгән салымнарның иң зурысы:

- җир өчен − 1126614 сум,

- милек өчен – 220706 сум,

- транспорт өчен – 1245795 сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев