Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Март ае кунаклардан башланды

Язның беренче көнендә Алабугага Татарстанның төрле почмагыннан һәм Удмуртиянең Ижау шәһәреннән укучылар килде.

"Аларның исемнәре Россиянең данын арттырды" дип исемләнгән Республика күләмендә VI фәнни-гамәли конференциягә укучылар елдан-ел күбрәк килә. Узган елны 163 укучы катнашса, быел аларның саны 173. Әйтергә кирәк, быел Теләче һәм Мөслим районнары һәм Ижау шәһәреннән укучылар өстәлде. Катнашучыларның 30 проценты, ягъни 50се - үзебезнең шәһәр һәм районныкылар.

Шәһәр 10нчы мәктәбенең беренче сыйныфында укучы Әминә Вәлиева фәнни җитәкчесе дә булган әнисе Алсу Вәлиева белән "Илебез тарихында минем гаиләм тарихы" темасы буенча әзерләнгәннәр. Әминә үзенең нәсел агачының 4 буынын өйрәнгән.

- Мин аларның кем булганнарын, кайда эшләгәннәрен белдем. Әбиләрем - Зәмзәмия, Мәүлидә, ә әбиемнең әнисе Маһинур исемле, бабаларым - Мөнир, Рәшит исемле булган. Бабамның әтисе урманчы булып торган, Менделеевск районында хәзер шаулап үсүче урманнарны ул утырткан, мин аның белән горурланам, - ди Әминә.

Гаиләләрендә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм һәлак булган солдатлар да бар икән.

- Үскәч кем булырга телисең, - дигән сорауга:

- Илебез өчен кирәкле һәм файдалы кеше буласым килә, - ди.

Әлеге конференцияне оештыручы, Алабуга музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденко:

- 173 укучы - яхшы күрсәткеч. Быел безгә мәгариф министрлыгы да кушылгач, киләсе очрашуга укучыларны күбрәк җәлеп итәрбез дип уйлыйм. Бу конференциянең максаты һәм төп бурычы - укучыларда туган як тарихына кызыксыну уяту. И.И. Шишкин, В.М. Бехтерев, Н.Д. Стахеев, М.И. Цветаева, Алабугада 30 ел яшәгән Н.А. Дурова иҗатлары белән кызыксынуылары сөендерә. Алабугага экскурсия туры белән килүчеләрнең күпчелеге, өйләренә кайткач, аларның иҗаты белән кызыксына башлый. Алабуга - тарих белән кызыксынучыларны үзенә тарта торган шәһәр.

Биш ел буена конференциядә җиңүчеләрнең материаллары тупланган 748 битлек җыентык быел дөнья күргән. Гөлзада Руденко беренче җыентыкны үз куллары белән инде 4 тапкыр шушы конференциядә беренче урынны алган, быел да катнашырга килгән Камилла Титовага тапшырды. Сүз уңаеннан, Камилла КФУның Алабуга институты бинасында урнашкан балалар университетында укый.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова быел Алабугада юбилейлар елы булуын билгеләп үтте һәм залда укытучысын күреп, үзенең дә Казанга конференцияләргә йөргәнен, Марина Цветаева иҗаты буенча чыгыш ясаганнарын искә алды.

- Безнең уку йортына килүчеләр зур фән иленә адым ясый. Конференциянең исеменә басым ясап: Бехтерев, Шишкин, Дурова, Цветаева исемнәре Россиянең данын арттырды, - диде КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

- Әти-әниләрегезнең исемнәре дә Россия данын арттырды, хәзер чират сездә, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәгенең граҗданлык-патриотик тәрбия бүлеге җитәкчесе Ирина Порфирьева бу конференциядә беренче тапкыр.

- Сез хәзер туган якны өйрәнә башлаучылар.

Конференция ике көн дәвам итте, укучылар 6 секциядә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев