Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәк кенә димә

Алабуга полицейскилары “Мак-2019” чарасына алдан ук нәтиҗә ясады. Хәтерләсәгез, әлеге операция республика буйлап 10 июльдән 18 сентябрьгә кадәр үтә.

“Мак-2019” чарасының максаты – рөхсәтсез утыртылган мәкнең, киндернең һәм башка әфьюнлы үсемлекләрнең  урынын ачыклау, юк итү, җитештерүчеләрен һәм ташучыларын, сатучыларын тоткарлау. Алабуга районы буенча узган рейдлар барышында кыргый киндер үсә торган 870 квадрат метр гомуми мәйдандагы 11 чыганак ачыкланган һәм юк ителгән, ике җинаять эше кузгатылган.

Беренче очракта 40 яшьлек ике ир-атны тоткарлаганнар, аларда үсемлектән ясалган матдәле төргәк тапканнар. Бу хакта Алабуга районы буенча Россиянең ЭЭМ Наркотиклар белән сату итүне тикшерү бүлеге өлкән опер вәкаләтле вәкиле, полиция майоры Татьяна Казанцева сөйләде. Соңыннан билгеле булганча, төргәктә ярты килограмм диярлек марихуана булган.

Икенче очракта автомобиль руле артында утырган, яңа гына 18 яшен тутырган алабугалы тоткарланган, аның үзе белән 2 төргәге булган. Берсе үләнле, икенчесе – порошоксыман матдәле. Экспертиза күрсәтүенчә, берсенә 5,03 грамма гашиш, икенчесенә – 4,52 грамм мефедрон салынган.

Татьяна Казанцева әйтүенчә, тоткарланучыларны 3 елдан алып 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Кыргый мәк яисә киндер үсә торган урыннарга юлыксагыз, 7-84-29 (аноним) телефонына шалтыратыгыз.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең наркоконтроль матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев