Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Озак яшәү сере

2 сентябрьдә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Константин Макаров Анна Яковлевна Паранинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән ул юбилярга ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының җан җылысын, игелеген тоеп яшәвен теләде, бүләкләр бүләк итте. Җитәкче Анна Яковлевнага Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Геннадий Емельяновның открыткасын һәм кыйммәтле бүләген тапшырды.

Анна Яковлевна Алабуга районының Разживино авылында туган. Ул чор балаларының күбесе кебек үк ул да кечкенәдән эшләп үскән, тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган. Анна әби авылда сарыклар көтүе көткән. Алар өчен ризыкны да күтәреп ташыдым, дип искә ала әби. Анна Яковлевна берүзе өч бала тәрбияләп үстергән. "Утны да, суны да кичтем", - ди үзе турында сөйләгәндә пенсионерка.

Хәзерге вакытта Анна Яковлевна Алабугада яши. Бәйрәме белән котларга дип кызы, оныклары һәм туганнары да килгән. Якыннары әйтүенчә, Анна әбине картлыктан хезмәткә булган мәхәббәт коткара. "Үз бәрәңгесен дә казып ала, күршеләренә дә булышырга өлгерә", - диләр алар.

Анна Яковлевна хәзер дә яхшы күрә, күзлексез оекбашлар бәйли, тик аяклары гына начар йөри, диләр юбиляр әбинең якыннары. Туганнары аны "гаиләнең аксакалы" дип атый. Алар һәрвакыт хуҗалык эшләрендә ярдәмгә килергә әзер.

Анна Яковлевна - сугыш, тыл һәм хезмәт ветераны.

Л. Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев