Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр ветеранга – игътибар һәм кайгырту

Бу кунакның Бөек Ватан сугышында катнашкан Хантимер Хөрмәтов йортына беренче генә мәртәбә килүе түгел.

Әле район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып торган вакытта ук, Людмила Рыбакова аның янына туган көне, шулай ук Яңа ел бәйрәме, һәм әлбәттә, Җиңү көне алдыннан һәрвакыт килеп китә иде. Бүгенге көндә ул инде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, хәзер дә үзенең гореф-гадәтләрен үзгәртмәскә һәм янә үз карамагындагы Хантимер аганың хәлен белешергә булган, бу юлы аңа Казаннан кайтырга туры килде (шушы көннәрдә ул Алабугага эш визиты белән килгән иде). Аларның күптән таныш булуын исәпкә алып, бу очрашуның “Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап” акциясе кысаларында гына узуын әйтү дөрес булмас.

– Ветераннарыбыз бик аз калды – бүгенге көндә Алабугада һәм районда алар нибары 28 кеше, һәм без аларны сакларга тиеш. Һәр ветеранга игътибар итәргә, табибларның, социаль хезмәткәрләрнең килү-килмәвен, нинди дә булса проблемалар бармы-юкмы икәнлеген белешергә кирәк, – дип аңлатты Дәүләт Советы депутаты. Людмила Рыбакова Хантимер Хөрмәтовны якынлашып килүче Яңа ел белән генә түгел, тиздән булачак туган көне белән дә котлады – ветеран аны Яңа елның беренче көнендә билгеләп үтәчәк. Героебыз – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның берсе. Ул Актаныш районында туып-үскән, сугышның беренче елларында туган колхозында эшли, Совет Армиясе сафларына 1943 елда алына. Унҗиде яшьлек егетне Марий Элда урнашкан Суслонгер уку лагерына озаталар, ә ярты елдан соң ул Балтыйкка гади пулеметчы итеп җибәрелә, Эстония белән Латвияне азат итүдә катнаша.

1944 елда Хантимер Хөрмәтов беренче мәртәбә яралана, терелгәннән соң беренче аерым Кызыл пунктка санинструктор итеп күчерелә. Бүген ул сугыш кырыннан яралыларны ничек чыгаруын искә ала, аңа бу эштә этләр ярдәм иткән. Сугыш тәмамлануны ул Көнчыгыш Пруссиядә каршы ала. Демобилизациядән соң туган авылына кайта. Бөек Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале иясе бу авыр көннәр турында сөйләргә яратмый. Ул үзе пешергән ипи рецепты турында күпкә теләбрәк сөйли.

– Мин кибет икмәген яратмыйм, үзем пешерәм. Билгеле бер рецептым юк, барысын да күз чамасы белән эшлим, бер чәй кашыгы чүпрә, ике стакан он, һәм...бик тәмле килеп чыга, – дип елмая Хантимер ага.

Үзен онытмауларына ветеранның күңеле булды.

Шуны да өстәп китик, шул ук көнне Людмила Рыбакова “Астра” тернәкләндерү үзәгендә дә булды, анда ун яшь пациентка Яңа елга бүләкләр тапшырды. Алар, үз чиратында, Дәүләт Советы депутаты өчен җавап бүләге – бәйрәм концерты әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев