Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәрчак йөрәктә!

Кичә мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган концерт булды.

Бирегә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр һәм педагогия хезмәте ветераннары чакырылган иде.

− Укытучы һөнәре җәмгыятебездә бүген дә иң мактаулы һәм хөрмәткә лаек булып кала. Мәктәп чорыннан бирле, якын кешеләребез белән янәшә, безнең йөрәкләрдә укытучы урын алган, − диде котлау чыгышында район башлыгы Геннадий Емельянов.

Районыбызда искиткеч укытучылар бар. Алар алдынгы алымнар кулланып, мәгарифнең сыйфатын күтәрү өстендә эшли һәм уңай нәтиҗәләргә ирешә. Иң яхшы мөгаллимнәргә ТР Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район башлыгының мактау грамоталары, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре бирелде. Шулай ук муниципаль конкурста җиңүчеләргә грант тапшырылды. Быел аның күләме 250 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев