Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сагынып көттек ел буе

Көзнең соңгы көннәре. Кыш якынлашуга карамастан, шәһәрдә кар әле бик аз. Узган елда шушы вакытта Алабугада 26,4 миллиметр кар яуган булган, ә кар көртләренең тирәнлеге 19 сантиметр тәшкил иткән.

Тик менә Яңа ел кар явуга бәйле түгел. Урамнардагы җемелдәп янган төрле-төсле утлар, чыршы базарлары, кыш бабай һәм кар кызы, әкият геройлары сыннары - болар һәммәсе дә күңелдә кабатланмас Яңа ел рухын тудыра.

Быел Алабуганың бизәлеше, бәйрәм чаралары бар таләпләргә туры килеп, һәркемнең күңеленә хуш килер дип фаразлана. Вакыт әле шактый вакыт булса да, Яңа елга әзерлек эшләре инде башланган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Шәмсетдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча бүлек җитәкчесе, баш архитектор Ренат Хашимов сөйләде.

Районның мәгариф, спорт һәм мәдәни учреждениеләрендә 200гә якын концерт, күргәзмә, раштуа кичәләре узачак.

  • Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре гадәттәгечә шәһәр мәдәният сараенда үткәреләчәк. Биредә инвалид-балалар, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүчеләр өчен Алабуга муниципаль районы башлыгының хәйрия чыршысын үткәрү дә күздә тотыла, - диде Айрат Шәмсетдинов.

Җитәкче әйтүенчә, тернәкләндерү һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәкләрендә дә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрү, аларга бүләкләр тапшыру планлаштырыла.

Шәһәрдә 6 шугалак эшләячәк. Биредә тимераякларны прокатка алып торырга мөмкин. Чаңгы спортын яратучылар да игътибардан читтә калмый. Алар чаңгыларны ипподромда, үзәк һәм яшьләр стадионында прокатка алып тора алачак.

Җәмәгать транспорты исә Яңа ел төне буена, бәйрәм үтәчәк урыннарга да кереп озайтылган маршрут буенча йөриячәк, дип ышандырды җитәкче.

Чыршыларны исә шәһәрдә 15 декабрьдән соң сатып алырга мөмкин булачак.

Быел шәһәрнең бизәлешенә зур игътибар бирелә. Тынычлык проспектын, Нефтьчеләр проспектын, Ленин мәйданын һәм мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкны, Яшьләр стадионын бизәү күздә тотыла. Үзәк урамнардагы агачларга төрле-төсле утлар эленәчәк, урам-проспектлар ут прожекторлары, кар бөртекләренә охшаган "толедо"лар һәм дюралайт белән бизәләчәк. Шәһәр мәдәният сарае каршындагы мәйданда Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары куелачак. Нефтьчеләр проспектындагы арка җемелдәп торган утлар белән бизәлеп, биредә болан сыннары кую да планлаштырыла.

Бәйрәмнең төп геройлары булып кыш бабай белән кар кызы саналса да, яшел чыршыдан башка бу бәйрәм тулы була алмый. Алабугада Үзәк чыршы Шишкин буаларындагы стадионда урнаштырыла, диде шәһәрнең баш архитекторы. Биредә төсле утлар белән яктыртылган боз шәһәрчеге төзеләчәк, 12 зодиак билгесе (быел алар пластиктан эшләнәчәк) куелачак, агачларга җемелдәп торучы утлар эленәчәк. Ленин мәйданында шугалак булдыру да күздә тотыла.

Дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелгәнчә, шәһәр 15 декабрьгә кадәр бизәлеп бетәргә тиеш. Димәк җитәкчеләрнең һәркайсы үзләренә бирелгән эшне тиешенчә, җиренә җиткереп үтәгәндә һәм иганәчеләрне дә җәлеп иткәндә генә куелган максатларга ирешергә мөмкин булачак.

Шәһәргә, урамнарга, йорт ишегалларына бәйрәмчә төс кертү максатыннан Алабугада иң матур Яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителә. Әлеге бәйгедә предприятие, кибет һәм кафе-рестораннар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, шәхси йортта яшәүчеләр катнаша ала. Конкурс 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә катнашу өчен заявкаларны Тынычлык проспекты, 12а йорты адресы буенча 102 нче кабинетта калдырырга була. Белешмә өчен телефон 3-31-81.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар биреләчәк. 1 нче урын өчен 7 мең сум, 2 нче урынны алучыга 5 мең сум, 3 нче урын алган җиңүчегә 3 мең сумлык приз каралган. "Иң матур бизәлгән шәхси йорт" номинациясендә җиңүчегә 5 мең сумлык сертификат биреләчәк.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев