Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үсешкә юл

Алабугада заманча сәнгать буенча Халыкара арт-симпозиум эшен башлады.

Казахстан рәссамы Радина Батпенованың шәһәребезгә өченче тапкыр килүе.

− Бу чара турында очраклы гына белдем. Университетта эштә чагында миңа Рәссамнар берлеге бинасында узган бер күргәзмәнең көнен хисапта күрсәтергә кирәк иде. Шул сайтны өйрәнгәндә, конкурс һәм проектларны күреп алдым - Алабугадагы чара турында шулай белдем. Тәвәккәлләп, катнашыргна булдым. Беренче тапкыр килгәндә, йокламадым диярлек, картиналар яздым. Биредәге ландшафт мин ияләшкәннән аерыла, һәм ул искиткеч! - ди ул.

Симпозиум 12нче тапкыр үткәрелә, ел саен үз тематикасы. Быел ул йола һәм гореф-гадәтләргә багышлана. Чара барышында һәр рәссам шушы тема буенча берничә картина өстендә эшли.

− Мин өч картина язарга ниятлим. Во время симпозиума я планирую написать три картины. Эскизларын ясап куйдым инде. Эшне дүшәмбедән башладык, һәм аны башкарып чыгу өчен, дөнья кешесе булырга кирәклеген аңладык, һәр халыкның үз йолалары, һәм аларның охшашлыгы сирәк күренеш түгел. Мин үзебезнең, казахлар традицияләрен чагылдырырга телим, − ди Радина Батпенова.

Аның беренче эше җыен йоласына багышланачак - гаилә кешеләре табын артында әһәмиятле сорауларны хәл итә. Аларның гаиләсендә ул бүгенгә кадәр сакланган. Икенче картинада туй йоласы күрсәтеләчәк. Кияү йортына килеп кергәч, кәләш аяк һәм өс киемнәрен салып, келәмгә баса. Башка киленнәр кечкенә учак яга, аңа сарык мае ыргыталар һәм, кыз нәселне дәвам итсенгә, хасил булган төтен белән аның эчен сыйпый башлыйлар. Өченче эшен Радина әбисенә багышлаячак, йолаларны саклау хатын-кыздан килә бит.

Симпозиумга Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Төркиядән, Венгриядән килгәннәр. Аларны экскурсияләр, мастер-класслар да көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев