Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шерлок Холмс булып уйныйбыз

"Космос" балаларны сәламәтләндерү лагеренда коррупциягә каршы квест-уен узды.

Чара барышында һәр төркем тикшерү үткәрергә тиеш иде. Моның өчен алар көзгедәге күренешле язманы укырга, бирелгән тема буенча шигырь иҗат итеп, үзенчәлекле фото төшерергә кирәк булды. Уенда катнашучыларны һәр тукталышта дөньяның иң танылган шымчысы Шерлок Холмс турында китапның җанланган геройлары көтеп тора иде.

"Бирмәскә - алмаска!" коррупциягә каршы Республика яшьләр программасы җитәткчесе Алла Абросимова әйтүенчә, андый чаралар республикада 5 ел буе үткәрелеп килә.

− Ел дәвамында без студентлар һәм эшче яшьләр белән эш алып барабыз, җәен балалар лагерьларына йөрибез. Төп максатыбыз - үсеп килүче буында коррупциягә каршы тискәре караш тәрбияләү.

Уен вакытында гаделлек, намуслылыкка игътибар итәләр, максатка үз хезмәтең белән ирешергә өйрәтәләр.

Чараларда шулай ук Алабуга районы башлыгының коррупция һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Ильина катнашты. Ул алардан ришвәтчелекнең ни икәнен беләсезме, дип кызыксынды, һәм балалар кече яшьтән аны танырга, аңа каршы торырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев