Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шишкин буаларында чәршәмбе өмәсе

19 апрельдә "Экояз-2017" республика чарасы барышында һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Кама буе төбәк идарәсе белән берлектә үткәрелә торган санитар икеайлык кысаларында шәһәрдә чираттагы өмә үтте.

Анда политехника көллияте укучылары, мәгариф идарәсе, шәһәр һәм район башкарма комитетлары, Төзекләндерү һәм яшелләндерү Департаменты хезмәткәрләре катнашты. Алар Шишкин буалары территориясен чүп-чардан арындырды.

Көн салкын булганга, кыр кухнясы оештырырга булдылар. Хезмәткәрләргә төшке ашка томаланган итле карабодай боткасы, чәй һәм ипи тәкъдим иттеләр.

Сүз уңаеннан, төшке ашны Казаннан Андрей Козловскийның продюсерлык үзәге оештырды.

- Алабуга өмәсенә ботканы беренче тапкыр алып килүебез, - ди үзәк җитәкчесенең урынбасары, элекке цирк артисты Владимир Воровцов.

Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре дәвам итәчәк.

- Киләсе атнада шәһәр микрорайоннарында агачлар утыртырга җыенабыз, анда идарәче компанияләр һәм алабугалылар катнашачак. Шулай ук тукталыш павильоннарын һәм киртәләрне, эскәмияләрне, балалар мәйданчыкларындагы атынчык һәм таучыкларны буяу планлаштырылган, - дип өстәде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов.

Юлларны да игътибарсыз калдырмаячаклар. Чокыр-чакырларны төзекләндерү башланган инде.

Шәһәрнең һәр кешесен, читтә калмыйча, чисталык урнаштыру чараларында катнашырга чакырабыз. Бергәләп тырышсак кына, шәһәребез чиста булачак.

Әйтергә кирәк, "Экояз-2017" чарасына авыл һәм салаларда эшләүче клуб хезмәткәрләре дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев