Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шишкин буаларына икенче гомер бүләк итәчәкләр

Бүген Шишкин буалары территориясе нигездә туристларны үзенә җәлеп итә.

Алабугалылар, кагыйдә буларак, бу урынга елга берничә тапкыр гына килә, гадәттә – Сабантуй яки Бөтенроссия Спас ярминкәсе кебек массакүләм чаралар узган көннәрдә. Ә бу территориянең җирле халык тарафыннан көн саен, ел әйләнәсе файдаланылуы, яраткан ял итү урыннарының берсенә әверелүе зарур. Шишкин буалары территориясен реконструкцияләү буенча иҗтимагый фикер алышу барышында шундый нәтиҗәгә килделәр. Анда йөз кырыкка якын кеше – мөгаллимнәр, музей хезмәткәрләре, студентлар һәм Алабуга язмышына битараф булмаучылар катнашты. Аларга төзекләндерүдән соң бу территориянең нинди булырга тиешлеген үзләренә уйлап табарга тәкъдим иттеләр. Идеяләрнең иң яхшыларын проектлаучылар исәпкә алачак. Исегезгә төшерәбез, Алабуга кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашырга планлаштыра. Безнең шәһәрдән 2020 елда конкурска Шишкин буаларын (“Мәйдан” шәһәр тамаша үзәге белән берлектә – Автор иск.) тәкъдим итәргә карар ителде, анда күпчелек массакүләм чаралар уза. Әйтергә кирәк, бу федераль дәрәҗәдәге проект, откан очракта, шәһәр иҗтимагый проектны гамәлгә ашыруга 100 миллион сум акча алачак. Идеяләрне тормышка ашыру 2021 елга планлаштырыла.

Алабуга муниципаль районы башлыгы вазифаларны башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, мондый проектны нәкъ менә шундый форматта эшләү бездә беренче тапкыр үтә.

– Мәсәлән, элегрәк без, теге яки бу программага эләксәк, финанслау көтә идек, аннары проект төзелә һәм шуннан соң аны гамәлгә ашыру башлана иде. Ә хәзер халык үзе проект төзи, фикер алыша, үз тәкъдимнәрен кертә – андый хәлнең булганы юк иде әле. Без барысына да игътибар итәчәкбез. Идеяләрнең бөтенесе дә кулланылыр дип әйтә алмыйбыз, ләкин күпчелек фикеренә, әлбәттә, колак салачакбыз. Минемчә, мондый проектка үз өлешеңне кертү өчен бу уникаль мөмкинлек.

Әйтергә кирәк, Шишкин буаларын төзекләндерү иҗтыяҗы күптән туды, дип билгеләп үтте Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Гөлзада Руденко. Аның сүзләренә караганда, Алабуганың меңьеллыгын бәйрәм итәр алдыннан буалар территориясендә бут ташыннан салынган юллар күптән алыштыруга мохтаҗ. Баскычлар да ремонт таләп итә. Ләкин бүгенге көндә Шишкин буаларында һәм якын-тирә территорияләрдә дүрт мәдәни мирас объекты – Стахеевлар җире, Шишкиннар питомнигы, Ушковлар скверы һәм 19 гасыр уртасы дамбасының булуын да исәпкә алырга кирәк, дип билгеләп үтте Гөлзада Руденко.

– Бу территорияләр дәүләт саклавында, һәм бу урыннарда берни дә заманча “хайтек” стилендә булырга тиеш түгел. Проектлаучылар моны исәпкә алсыннар иде.

Алга таба фикер алышуда катнашучылар 5 командага бүленде. 40 минут киңәшләшкәннән соң, төркем лидерлары үз проектларның мини-презентацияләрен комиссиягә тәкъдим итте. Шуны билгеләп үтик, бу кичтә Шишкин буаларын реконструкцияләү буенча гына түгел, әлеге территориянең инфраструктурасын яхшырту буенча да тәкъдимнәр күп булды. Мәсәлән, педагогик берләшмә вәкилләре бу урында кечкенә генә чәйханә төзергә тәкъдим итте һәм хәтта аның өчен исем дә уйлап тапты – “Бублик”. Анда рус һәм татар гореф-гадәтләре рухында чәй тантаналарын яңартырга ниятлиләр. Ә музей-ядкарьлек хезмәткәрләре Ушков скверын төзекләндерергә һәм буалар территориясендә 19 гасыр стилендәге яктырткычлар урнаштырырга тәкъдим итте. Студентлар әлеге территориядә зур булмаган велотрасса, кышкы шугалак һәм балалар почмагы булдыру яклы икәнлекләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев