Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәнәк белән кар чистарту кебек...

Хезмәт күрсәтү тарифларын кем уйлап чыгарды икән? Хезмәтләрне нәрсәгә салып үлчиләр? Квадрат метрдан чыгып түләүләр дөресме?

Алабугадагы Әйләнеч шоссе урамы, 25 нче йортта яшәүчеләрне әнә шундый сораулар борчый. Фатир хуҗалары йорт өчен җаваплы Мирхәт Бәдертдиновны шул гозер белән торак-коммуналь хуҗалык департаментына юллаган. Өлкән яшьтәге мөхтәрәм Мирхәт абый, сорауларына җавап таба алмыйча, аптырап булса кирәк, безгә аһ-зарларын сөйләп чыкты. Әмма чиновникларның безнең гәҗит белән әлләни дус булмавын искә алып, без аңа урыс телендә чыга торган газета редакциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдек.

М.Бәдертдинов йортта яшәүчеләр мәнфәгатен кайгыртып килгән икән, аның гозерен без укучыларыбыз игътибарына җиткерергә булдык. Бәлки әле телен онытып бетермәгән кайбер чиновникларның да күзе безнең газетадагы язмага төшәр, гел үк өметебезне өзеп бетермик.

Бүгенге көндә халыкны ни-нәрсә борчый соң? Беренчедән, торак-көнкүреш хезмәтләренә тарифларның фатирда яши торган кеше саныннан түгел, бәлки квадрат метрлардан чыгып билгеләнүе. Мирхәт абый әйтмешли, 50 квадрат метрлы фатирда яшәүче ялгыз пенсионер ишегалдын чиста тоту, чүпүткәргеч һәм подъездларны җыештырган өчен ни өчен фатир мәйданыннан чыгып түләргә тиеш соң әле? Бик кызык килеп чыга бит: ишегалдын кеше түгел, квадрат метрлар чүпли була түгелме... Яки чүпүткәргечләрне йогышсызландыру-дератизацияләү, подъездларны җыештыруны карагыз, монда да шундый ук хәл. Әле акчасын да бик рәхәтләнеп түләр идең: хезмәт күрсәтү сыйфаты ташка үлчим ич. Бу уңайдан Мирхәт Бәдертдинович тагын бер гыйбрәтле мисал китерде: февраль башында кар явып киткәннән соң, ишегаллары ничә көн чистартылмый ятты. "Кар эттерергә дип килгән трактор чүмечен күтәрттереп, ишегалдын берничә тапкыр урады да карны таптатып китеп барды. Шәһәр башкарма комитетының кабул итү бүлегенә шалтыраткач, миңа җиделәп телефон номеры бирделәр, әмма аларның берсенә дә шалтыратып сөйләшү бәхетенә ирешеп булмады",- ди ул тирән көрсенеп. Чиновниклар эшләргә тиешле хезмәткә алынган Мирхәт агайны юатырлык сүзләр табып булмады, әлбәттә.

Шул микрорайонда яшәүче буларак, мин Мирхәт абый белән бик килешәм. Чыннан да, шәһәр читендә булгангамы, безнең йорт һәм ишегаллары гел игътибардан читтә кала. Җитмәсә, Әйләнеч шосседан үтүче машина-техника тавышыннан колак тонса, канализация торбаларыннан килә торган сасы искә чыдарлык түгел. Әйтерсең, бәдрәф эчендә яшәп ятмыш... Ә шулай да ай саен 4-5 мең сум торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә керә дә утыра.

Россия Федерациясе Законнары нигезендә ут, су, җылылык тарифлары Татарстан Республикасының Тариф комитеты тарафыннан көйләнсә, калган хезмәтләргә тарифларны идарәче компанияләр үзләре билгели. Әйтергә кирәк, алар очсыз түгел. Күпчелек хезмәт төрләренең квадрат метрлардан чыгып билгеләнүе, билгеле ки, ризасызлык тудыра. Халыкның идарәче компанияләрне сайлап алу, эшләргә мәҗбүр итү турында башына да китереп карамавыннан, бердәм туплана алмавыннан файдаланган идарәче компанияләр ни теләсә, шуны эшли. Күпме каерасы килсә, шуның кадәр каера. Җирле хакимият бу мәсьәләгә дә йөз белән борылса, без бик рәхмәтле булыр идек.

Ш.Габиди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев