Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдат акчалары кемгә тиеш?

Газета укучыларыбызның кайберләре үзәк матбугаттан укып, сугышта үлеп калган солдатлар өчен хезмәт хакы буларак банкка күчерелеп барган акчаларны балалары, оныкларына бирәләр икән, шул турыда аңлатып язсагыз иде дип сорыйлар. Ни кызганыч, бу сорауга әле беркемнең дә төгәл җавап бирә алганы юк. Халык белән турыдан-туры эшләүче социаль хезмәтләр дә бу турыда...

1942 елдан башлап СССР оборонасы Халык комиссариаты СССРның Үзәк банкы кыр оешмаларын булдырган була. Алар тәкъдиме белән солдат, сержант һәм офи­церларга кертем кенәгәсе әзерләнә. Хәрбиләргә, шулай итеп, хезмәт хакы язылып бара башлый. Бу карарларның бары­сына да оборона халык комис­сары урынбасары Андрей Хрулев тарафыннан кул куела. Бу документлар бар. Аларны бер­ничек тә инкарь итеп булмый. Солдат һәлак булып яки хә­бәрсез югалып ике ай үтүгә, хезмәт хакы түләү туктатыла һәм аның исәп-хисап номеры ул чакырылган хәрби комиссариат­ка хәбәр ителергә тиеш. Бу хәрбинең гаиләсен пенсия белән тәэмин итү яки тол калган хаты­ны яисә башка якыннарына ак­чаны тапшыру өчен кирәк була. Тик чынлыкта бу хәлләр булмый кала. Күпчелек кенәгәләр кулла­нылмыйча тора.

- Бу акчаның күләме төрлечә булу хакында да сүз йөри.

Ул вакыт өчен ул шулай ук зур акча булмаган. Мәсәлән, кем­нәрнеңдер 300,400,500 сумы бу­лырга мөмкин. Танк, самолет шартлаткан өчен 500әр сум түләнгән. 1943 елга кадәр андый батырлыклар өчен әле орден-ме-дальләр бирелмәгән. Тагы шуны­сы бар: гади солдат, сержант, бу акчаны сугыш вакытында өенә җибәрә алмаган, ә офицерлар бу акчаны гаиләләренә юллый алган. Сугыш вакытыңда гаиләгә килеп торган акчаның нинди ярдәм бу­луын күз алдына китерү кыен түгел. Бер үк вакытта дәүләт күләмендә бу сорауны куяр өчен бу шулкадәр зур суммалар да түгелдер. Тик бу кертемнәр бүген дә югалмаган, Россия Үзәк бан­кы фондында ята бирә. Банк хез­мәткәрләре дә мәгълүматны кире какмый. Әгәр дә акча ияләренең нәсел дәвам итүчеләре табылса, банк ул акчаларны процентлар белән, еллык индексация түләп кайтарырга бурычлы. Чөнки бу кертемнәр юкка чыгарылмаган. Сугыш азагында бу суммалар бар­лыгы 4 миллиард сум тәшкил иткән булса, бүген нинди сан бу­луын күз алдына китереп карагыз әле?!

- Акчаны алу өчен нинди кәгазьләр җыярга кирәк була соң?

- Беренчедән, сезнең гаилә­ләрегездә хезмәт итү урыны, хәрби часть номеры (полк, диви­зия, батальон, бригадасы) язылган кәгазь-извещение булырга мөм­кин. Сез әтиегезнең яки бабагыз­ның хезмәт иткән һәм үлгән уры­нын "Хәтер китабы" аша бе­лешкән булырга мөмкинсез, ул очракта аның хакында мәгълүмат язып, аның кертем кенәгәсе бул­ганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен Мәскәүгә хат язарга кирәк. Аның адресы түбәндәгечә: 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12, Россия Үзәк бан­кы. (Полевое учреждение Красноармейское, БИК 044580002, начальнику учреждения В.И.Лу-жанскому.) Әгәр дә хезмәт иткән урыны билгеле булмаса, мондый сорау белән хат язуның мәгънәсе юк. Бер тапкыр гына түләнгән компенсацияләрне дә сорап алып булмый. Алар юк. Сезгә бары тик кертем кенәгәләренең барлыгын-юклыгын һәм андагы сумманы гына әйтергә мөмкиннәр. Әгәр бу акчаларга без хаклы дип уйласагыз, документлар җыя башларга кирәк булачак. Әгәр хәрбинең һәлак булган яки югалган хәбәре 1941 елда булган икән, димәк, аңа әле кертем кенәгәсен ачарга да өлгермәгәннәр дигән сүз.

"Хәтер китабы"нда күп мәгълүмат тупланган. Анда Бөек Ватан суг ышында һәлак булганнарның һәлак булу урыннарын ачыклар­га мөмкин. Фамилияләре үз­гәреп, икенче исем белән теркәл­гәннәрне ОБД-Мемориал сайтыннан карарга мөмкин. Үзәк архивка да мөрә­җәгать итәргә була: 142100, По­дольск шәһәре, Мәскәү өлкәсе, РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы.

Әтисен гомере буе эзләп тә таба алмаучылар бар. Монда төрле сәбәп булырга мөмкин. Фамилиядә үзгәрешләр китә, миңа да шундыйлар күп мөрәҗәгать итә. Карасаң, анда хәрефләр алмашынган булган. Бөтен мәгълүматлар, туган җире, гаиләсе дөп-дөрес. Хәбәр­сез югалганнар арасында да шундый буталчыклар аркасын­да адашып калучылар шактый.

(Бу мәгълүматлар Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее мөдире, эзтабар Михаил Черепанов белән үткәрелгән әңгәмәдән алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев