Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үтеп баручы елның истәлекле мизгелләре

Бу ел нинди вакыйгалары белән хәтердә калган һәм киләсе елдан нәрсә көтәләр? Бу сорауга Әтәч елында туган алабугалылар җавап бирә.

Евгений РЕПИН, фотограф:
- Быел беренче мәртәбә Эльбруста булдым. Отпускта вакытта Кисловодскида булдым. Аннан Эльбруска да якын гына. Яхшы һава шартлары булганда, күренеп үк тора, шуңа күрә барырга карар иттем. Көн яхшы иде, тик Эльбруска җиткәндә кискен бозылды, шуңа күрә 3500 метрдан да югары күтәрелеп булмады. Эльбрус акланмаган тәвәкәллекне яратмый. Аның ике очы бар. Берсе - 5621 метр, икенчесе - 5642 метр биеклектә. Элек минем Тянь-Шаньда булганым бар. Анда 4 120 метр биеклеккә менүгә ирешкән идем.
Яңа елдан берни дә көтмим, Әтәч елыннан шулай ук. Бурычлар куям да, аларны үтәргә омтылам.

Ольга ЗОТИНА, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме:
- 2016 ел тынгысыз һәм ыгы-зыгылы узды - эш һәм көтелмәгән вакыйгалар күп булды. Бер сүз белән әйткәндә - Маймыл елы! 2017 елга зур өметләр баглыйм, бу - минем ел! Бу елда иң газиз хыялларым тормышка ашырга тиеш. Шулай ук яңа иҗади проектымны башкарып чыгарга ниятлим.

Әлфия ИСЛАМОВА, 31нче балалар бакчасы мөдире:
- 2016 ел тормышымны бөтенләй үзгәртте. Минем өчен мөһим нәрсәләр башка төсмер алды. Ирем белән аерылыштым. Ике балам белән калдым. Берүзем, дип уйлаган идем. Юк икән - минем әти-әнием, дусларым һәм миңа булышырга әзер торучы бик күп чит кешеләр бар. Тормышыма икенчеләй күз салдым. Яшәмәгәнмен дә кебек. Иремә тәҗрибәсе өчен рәхмәтлемен. Ул яхшы кеше, үрнәк әти. 2017 елдан нәрсә көтәмме? Беләм, бары да яхшы булыр.

Ринур БЕКМАНСУРОВ, "Түбән Кама" милли паркының Табигать музее мөдире:
- Кабат кошлар өйрәнү белән шөгыльләндем, ел шуның белән истә калды. Нигездә Татарстандагы бөркетләр белән кызыксындым. 90нан артык диңгез бөркетенең һәм 80нән кимрәк бөркет оясын тикшердем. Кошларны өйрәнү буенча экспедиция барышында республиканың төрле почмакларында булдым. Работал на огромных пространствах Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында, Кама, Идел һәм Зөя, Идел-Кама ядкарьлекләрендә һәм республикабызның берничә дәүләт тыюлыгында булдым. Күрше Чувашстан һәм Удмуртиядә бөркетләрне өйрәндем. Нәтиҗәдә, Сочида узган халыкара конференциядә чыгыш ясадым.
2016 елда үткән елларда башланган зур фәнни хезмәтнең ахырына якынлаштым. "Алабуга тирәсендә Шишкин урыннары" исемле фильмны монтажлау тәмамланып килә. Бу минем беренче фильм. Мәскәүнең Третьяков галереясендә, Санкт-Петербургта Рус дәүләт музеенда, Иван Шишкин каберендә булдым, ул соңгы елларын үткәргән йортны таптым. Әле Пермь сәнгать галереясенә барасы бар, Шишкинның Алабуга табигатен сурәтләгән картиналары турында сюжет төшерәсе бар.

Елена ГОДКОВА, чыбыктан үрү остасы:
- Быел без Әнкарада узган 11нче халыкара ярминкә-күргәзмә "Тюрксой"да катнаштык, Анда халык һөнәрләре һәм декоратив-кулланма мәдәният әйберләре тәкъдим ителде. Бик күп осталар җыелды. Дөнья күләмендә үткән бу чарада без үз республикабызны күрсәттек һәм төрле кешеләр белән аралашып, тәҗрибә алыштык. Яңа елдан күп нәрсәләр көтәм! Яңа фикерләр күбрәк булсын. Хәзерге заман кешесен гаҗәпләндерү кыен, шуңа күрә без, иҗат кешеләре, һәрвакыт кызыклы ни дә булса эзлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев