Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәвәккәл һәм кыю кызлар

Узган шимбәдә "Алабуга нуры", "Новая Кама" газеталары редакциясе Алабуга ЮХИДИ белән берлектә "Автоледи-2012" конкурсын үткәрде.

Шунысы сөендерә, бу конкурста катнашкан татар кызлары - Аэлита Галимуллина һәм Әлфия Фәтхиева призлы урыннарга лаек булды. Ә беренче урынны "Астори" мебель салоны дизайнеры Светлана Назарова яулады.

Конкурсның беренче сынавы - ЮХИДИның районара теркәү-имтихан бүлегендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гүзәл затларның белемнәрен тикшерүдән башланды. Безгә, көтеп торучыларга, вакыт сизелми дә узып китте: 20 сорауга кай арада җавап биреп өлгерделәр, диген. Санаулы минутларда авызлары колакларына кадәр җиткән бәхетле конкурсантлар берәм-берәм чыгып та бетте. Дөрес, сорауларга җавап табу өчен кемгәдер озаграк та баш ватарга туры килде. Кызларның берничәсе Алабуга өчен хас булмаган ситуацияле сораулар эләгүдән көрсенеп куйды: "Бездә трамвай, троллейбус, поезд юллары булмаганлыктан, кайбер сораулар шактый авыр бирелде",- диделәр алар.

Аннан соң конкурсантлар утырган машиналар колоннасы, флаглар җилфердәтеп, Ленин мәйданына юл алды. Монда алар үз машиналарын мактап-данлап шигырь сөйләде, машинасы белән беренче танышу мизгелләрен тасвирлады, кемдер бию осталыгы, пластика белән шаккатырды. Конкурста катнашучылар машиналарын тамашачы күзе төшәрлек итеп бизәргә тырышкан иде. Светлана Назарова "Алабуга-Автомаркеты" биргән "Шевроле"ны иярләсә, конкурс лидеры Аэлита машинасына татар түбәтәе "кунаклаган" иде. Ә менә хакимият башлыгының матбугат хезмәте башлыгы Гөлшат Гайсина, машинасын җирле матбугат битләре белән бизәп, мәгълүмати үзәккә әйләндергән. Гомумән, һәркем кулыннан килгән кадәр тырышкан.

Мәйданда төп ярышлар машинаны парковкалау һәм фигуралы йөртү буенча барды. Монда булган тамашачы алдарга ирек куймас: беренчелеккә чыккан кызларның осталыгына сокланмый мөмкин түгел иде. Ә бит конкурста катнашканнар арасында ике генә кешенең ун еллык стажы бар, калганнары барысы да машинаны нибары 3-5 ел иярләүчеләр.

Жюри киңәшергә кереп киткәч, вакыт шактый озак тоелды: һәркемнең тизрәк җиңүче исемен ишетәсе килә иде.

Конкурс барган арада мәйданда тамашачылар һәм конкурсантлар үзләре дә яңа Форд-Фокус-3 автомобилендә йөреп карады. Аны иярләп караган редакция шоферы Андрей, андагы уңайлыкны татыганнан соң, машина эченә керә-керешкә: "Бу чытыр арбага утырасы да килми инде",- дигән булды.

Конкурсны оештыручылар - Алабуга ЮХИДИ бүлеге, Юл йөрү иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау фонды дирекциясе, "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары, "Домашний" телеканалы хезмәткәрләре җиңүчеләрне атаганда мәйдан гөр килде. Конкурсантларның җанатарлары ура кычкырып, аларга дәрт биреп торды. Шулай итеп, конкурсның югары баскычында дизайнер Светлана Назарова булып, ул төп приз - ноутбук белән бүләкләнде. Икенче урынга чыккан "Д-Пласт-Эфтек" хезмәткәре, КХТИ студенты Аэлита Галимуллина навигатор белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, ул җиңүчедән нибары бер очко белән калышты. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны беренчеләрдән булып биреп чыкты, машинаны фигуралы йөртү, парковкалауда да җитез, оста булуын күрсәтте. Афәрин, Аэлита! Сине конкурска әйдәгән һәм рухландырган әбиеңә дә бездән зур рәхмәт!

Өченче урын тагын бер милләттәшебез Әлфия Фәтхиевага насыйп булды һәм ул видеорегистратор белән бүләкләнде. Әлфиянең конкурста беренче генә катнашуы түгел, бу юлы ул беренче сыйныфта укучы кызына ноутбук отып бүләк итүне өмет итеп килгән иде. Тик нишлисең, конкурс елдан-ел катлаулана, киеренкеләнә бара, чөнки гүзәл затларыбызның осталыгы ел саен камилләшә. Урамнан узучы машиналарга игътибар итсәң, һәр өченче-дүртенче машинада - хатын-кыз. Элек көчле затлар аларны "блондинка за рулем - обезьяна с гранатой" дип мыскыл итсә, хәзер алар һич кенә дә ир-ат затыннан калыш түгел. Статистикага күз салсаң, юлдагы аварияләрнең күпчелегендә хатыннар түгел, ирләр гаепле.

Конкурста катнашучыларның барысы да оештыручылардан һәм Форд-Соллерс компаниясеннән бүләкләр алды. Ә менә Гөлшат Гайсинага редакциянең махсус призы тапшырылды.

К.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев