Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар берләшә

Алабугада тагын бер ветераннар оешмасы барлыкка килде.

Бу оешма "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны берләштерә. Әлбәттә, активлыклары, җәмәгать эшләрендә катнашулары белән аерылып торган һәм күпләрен шәһәр халкы яхшы белгән бу коллектив членнарының сөйләшер сүзләре, хакимияткә җиткерәсе фикерләре күп. Алар һәрвакыт вакыйгалар уртасында булган һәм бүген дә үзләренең актив гражданлык позициясен югалтмаган кешеләр.

Ике газетаның ветераннар советына Антонина Банцарева җитәкчелек итәчәк, ә совет сәркатибе итеп Людмила Рощупкина сайланды.

"Татмедиа" Алпресс" филиалы җитәкчесе ветераннарга һәрьяклап ярдәм итәчәген белдерде. Оештыру җыелышына "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Светлана Шалашова да килгән иде. Ул ветераннарны халыкны социаль яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды һәм аларның сорауларына җаваплар бирде.

Район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы буенча бу көннәрдә күп кенә оешма һәм предприятиеләрдә әнә шундый оештыру җыелышлары, очрашулар бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250