Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әйдәгез, бергә калыйк!

Хөрмәтле дуслар! Менә 12012 елның да беренче яртыеллыгы узып бара.

Кәбисә елы башланыр алдыннан безне зур бәла-казалар һәм хәтта Дөнья ахыры белән куркытып куйганнар иде. Фаразларга карамастан, Алабугада Кояшы да, электры да җитәрлек булды, ә менә су проблемасы гына бераз борчып алды. Ничек кенә булмасын, анысы да безнең файдага: ул алабугалыларны берләштерде. Алабугалыларны тетрәткән фаҗигаләрне дә искә төшерми булмый: 17 яшьлек егет мотоциклда бәрелеп үлде, уттан саклап калган сабый машина тәгәрмәчләре астына эләкте, тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән бала дөнья куйды. Шуңа охшаш хәл тагын бер тулай торакта кабатланды, бәхеткә бала исән калды.

Елның беренче яртысында алабугалылар хәтерендә уңай тәэсирләр калдырган шатлыклар да җитәрлек:мәдәният училищесы ансамбле "Йолдызлык" фестивалендә, Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге Россия күләмендә, "Новая Кама" газетасы республикада иң яхшы район газетасы исеменә лаек булды. Хакимиятнең халык белән турыдан-туры эшләве өчен Геннадий Емельянов Мәскәүдә "Халык башлыгы" статусы алды. Алабугалылар Сабантуй һәм Семык, "Газета көне" бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Шәһәр өстенә беренче мәртәбә һава шары күтәрелде, балалар йортында тәрбияләнүчеләр аның беренче пассажирлары булды. Анда тәрбияләнүчеләр матурлык конкурсында катнашып җиңү яулады. Алабуга ел саен үткәрелә торган "Дөнья буяулары" Бөтендөнья кинофестивале үзәгенә әйләнде. Хәер, барысын да санап кына бетерерлекме!

Шушы вакыйгаларның уртасында без һәрвакыт сезнең белән бергә булдык. Ачы югалтуларны бергә кичердек, авыл халкы ирешкән уңышларга бергәләп куандык, кино, концертлар карадык. Хәбәрчеләребез вакыйгалар уртасында булып, сезгә барлык яңалыкларны җиткерергә тырышты, сорауларыгызга җавап эзләп, әңгәмәләр үткәрде.

Сезнең белән бергә булуыбызга без бик шат. Алга таба да бергә булырга язсын. Менә тиздән газеталарга язылу вакыты тәмамлана. Ниндидер мәшәкатьләр белән язылырга җитешмәгәнсез икән, әле соң түгел. Газетага элемтә бүлекләрендә яки өйгә хат ташучыны чакыртып та язылырга була. Газетаның бәясе 264 сум 36 тиен.

Газетаны шәһәр мәдәният сараеннан яки үзәк китапханәдән килеп алучылар өчен ул нибары 160 сум тора.

Алга таба безне нинди күңелле яңалыклар көтә соң? Болар - Спас ярминкәсе, Суган фестивале, Кәләшләр парады, Уңыш бәйрәме һәм башкалар. Без болар турында да бәйнә-бәйнә сөйләрбез.

Вакыйгалар уртасында булу - бүгенге көндә бик мөһим. Әйдәгез, бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев