Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өзү бушлай – тоташтыру түләүле

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән алабугалыларның кайнар суын һәм утын өзәчәкләр, андыйларга бары авария булган очракта гына хезмәт күрсәтеләчәк. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә идарәче компания җитәкчеләре чыгышында әйтелде.

Идарәче компанияләр банкротлыкка чыкмас өчен, бурычлылыр белән көрәшүнең менә шундый юлын сайлаган. "Домуправ-3" ҖЧҖ директоры Владимир Паранин үз чыгышында бу көрәш юлының да үз авырлыклары булу хакында әйтте.

-Без бурычы булган фатирларга йөрдек, соңга таба алар безгә ишекләрен ачмый башлады. Аннары, чыгымнар зур булса да, почта аша аларга күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләргә кирәклеге хакында хатлар юлладык, ә кайберәүләр һаман битараф калды. Ут, кайнар су бирүне туктаткач кына шактый кеше урыныннан кузгалды, - ди ул.

Район башлыгы Геннадий Емельянов халыктан әҗәтләре түләтүнең бу юлы белән ризалашып бетәргә теләми: "Димәк, халык идарәче компанияләргә ышанмый, күрсәтелгән хезмәт белән канәгать түгел. Югыйсә, алар ишек ачмый тормас иде. Элекке ЖЭКлар кебек эшләвегезне дәвам итәсез, халык белән эшләүнең башка юлларын карарага кирәк",- дип нәтиҗә ясады.

Бүгенге көндә алабугалыларның җылылык челтәрләренә 43 миллионнан артык, ә торак-коммуналь хуҗалык Департаментына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 128 миллион сум бурычы бар. Иң зур бурычы булган фатирның әҗәте 270 мең сум тәшкил итә. Нигездә бурычлар 40-70 мең сум тирәсендә тирбәлә.

Бурычлар җыелу сәбәпле өзелгән кайнар су һәм ут, әҗәтләрен түләп бетергән очракта, фатир хуҗаларына кире кайтарылачак, ләкин аларны тоташтырган өчен дә күпмедер сумма өстәмә акча түләргә туры киләчәк. Әгәр дә хезмәт күрсәтүне туктатып та бурычлырны түләтә алмыйлар икән, ул чакта идарәче компанияләр судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак. Әлеге фатир хуҗасын кечерәк мәйданлы фатирга күчерү юлын караячаклар.

Бүген шәһәрдә кайнар су бирү туктатылган 202 фатир исәпләнә.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев