Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз эшенең остасы

Танышлары аны укымышлы, киң эрудицияле шәхес буларак белә, хезмәткәрләре укыту осталыгы белән соклана, дуслары ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итә. Ул - инициативалы, иҗади эшләүче педагог, яшь буынны гыйлемле, тәрбияле итүгә гомерен багышлаган мөгаллим. Аның мәктәптә эшли башлавына утыз елдан артык вакыт узса да, эшләү дәрте, җәмгыятькә файдалы булу теләге сүнмәгән. Кем...

Туган телгә, халкына карата булган кайнар мәхәббәте гүзәл Төмән якларында туып-үскән Мәүлидәне бөтен дөнья татарларының йөзек кашы саналган Татарстанга алып килә. Укытучылык итү теләгенә буйсынып, туташ Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Бу вакытта ул Тобольск шәһәренең педагогия колледжын тәмамлаган, туган җирендә ике ел буена татар теле һәм әдәбияты укыткан яшь мөгаллимә була инде. Югары белем алу турындагы таныклыкны кулга алуга, Мәүлидә Алабуганың 10 нчы мәктәбенә эшкә барып урнаша. Студент чагында Таһир исемле уңган, тәртипле татар егетенә кияүгә чыга, мәхәббәт җимешләре - уллары Илнар белән Ленар дөньяга килә. Шулай итеп, яшь ханым Алабугада төпләнеп кала.

Бүген Мәүлидә Шәмәрданова мәктәпнең иң яхшы укытучыларыннан санала. Аның тапкыр акыл иясе, тирән белемле, таләпчән һәм һәр нәрсәдә тәртип яратучы, сабыр холыклы мөгаллим булуын һәркем белә. Ул дәресләрен балалар өчен кызыклы итеп оештыра, белем-тәрбия бирү барышында иң уңышлы методик алымнарны куллана. Укучыларның һәркайсын үз нарасыедай якын күрә, башка укытучылар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яши. Аның кабинетында китап-дәфтәр, өстәл-урындыклар да - барысы тәртип белән урнаштырылган, бүлмәсе пөхтә җыештырылган. Әйтергә кирәк, аның өендә дә, бакчасында да күз явын алырлык чисталык. Өстәвенә, Мәүлидә ханым бик шәп хуҗабикә һәм бакчачы! Ул гөлләргә гашыйк - аның өй эче чәчәкләргә күмелгән. Ә ул пешергән ризыклар телеңне йотарлык тәмле. Менә шундый була инде яхшы укытучы: эштә дә, өйдә дә үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара, шул ук вакытта, башка кешеләр аның белән аралашудан тәм таба. Мөгаллимгә башкача ярамый да, ул элек-электән халыкка үрнәк, өлге булып торган ич. Үзеңдә булмаган гыйлемне дә, тәрбияне дә башкаларга биреп булмый шул...

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: Мәүлидә Шәмәрданова кебек тырыш, җаваплы, төпле, укытучы һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән педагоглар булганда, мәктәп әле яшиячәк. Әйе, ихлас күңелдән, халкыма хезмәт итәм дип, укытучылык итүчеләрнең эчкерсезлеге бәрабәренә яшиячәк... Ә акча артыннан куучы күз буяучылар булганга түгел.

Әйтергә кирәк, быел Мәүлидә ханым 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, форсаттан файдаланып, аны туган көне белән котлыйбыз.

Гүзәлия НИЗАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев