Алабуга нуры

Сөннәт – мөселманлык билгеләренең берсе

Гаиләдә бала туу - зур бәхет! Аның сәламәт һәм якты киләчәге өчен ата-ана җаваплы. Ир-бала туган гаиләдә яшь әти-әни алдында торган мөһим һәм баланың саулыгы өчен кирәкле бер гамәл бар. Ул - сөннәткә утырту.

Сөннәткә утырту тарихы
Сөннәткә утырту безгә ата-бабаларыбыздан калган йола. Сөннәткә утырту моннан 15 мең ел элек - палеолит дәверендә үк булган, таш кыяларда сакланган рәсемнәрдә ул ачык күренә. Сөннәткә утырту дин күзлегеннән, гигиена максатыннан чыгып һәм медицина таләпләре буенча дөньяның барлык почмакларында, илләрендә ясалган башкарыла. Бүгенге көндә Американың 75 процент ир-аты, чисталыкны саклау максатыннан, үзләре теләп бу процедураны узган. 1948 елга хәтле Британиядә бу операция туучы балаларның өчтән беренә ясалган.

Сөннәт нигә кирәк?
Ир балаларның, ир-атларның тыш­кы җенес әгъза­сы башын кап­лаучы тире - медицина теле белән әйткәндә, "сөннәтлек" дип атала. Кайберәүләрдә - тумыштан, ә кайбер балаларда шул "кырый тире" еш ялкынсыну сәбәпле, сидек юллары тараеп, кече йомышын үтәргә комачауларга мөмкин. Сөннәткә утырту вакытында шул "сөннәтлек" кисеп ташлана, кан агуы туктатыла һәм яра тегелә. Шул ук көнне бала өйгә кайта. Атна-ун көн эчендә яра төзәлә.

Ничек әзерләнергә?
Беренчедән, баланы белгеч - уролог-андролог карарга тиеш. Кайбер очракларда бу операцияне балага бөтенләй ясарга ярамый яки ул соңрак ясалырга тиеш, чөнки балада тумыштан төрле тайпылышлар булырга мөмкин: мәсәлән, гипоспадия, эписпадия, яшерен җенес әгъзасы һәм башкалар. Теләсә кайсы операция кебек үк, сөннәткә утырту да өзлегүгә китерергә мөмкин. Гадәттә операциядән соң кан югалту күзәтелә, яра урыны эренли. Шуңа күрә Стандартлар буенча операция бары тик медицина учреждениесендә һәм барлык анализлардан соң гына ясала ала. Сөннәткә утыртыр алдыннан һәм операциядән соң ата-аналарга хирург барысын да аңлата, операциягә әнисеннән дә, әтисеннән да рөхсәт алына.


Ә сөннәткә утыртмасаң?
Сөннәткә утыртмау нинди аяныч хәлләргә, авыруларга китерергә мөмкин соң? Алдарак әйтеп узганымча, сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юлларында барлыкка килгән инфекцияләрнең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган "сөннәтлек" эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкология авырулары китереп чыгарырга да мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгында яман чир очраклары күбрәк. "Дерматология архивы" дигән журнал үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, сөннәткә утыртылган ирләр арасында венерик авырулар (сифилис, гонорея) өч тапкыр кимрәк, СПИД афәте алты тапкыр азрак очрый.

Әти-әниләргә киңәш

Сөннәткә утырту - җенси тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттыру өчен иң яхшы ысул дип санала. Баланы сөннәткә утыртырга уйлагансыз икән, адым саен ачылган, кайвакыт хәтта лицензиясез дә эшләүче шәхси клиникаларга бармыйча, анализларга нигезләнеп эш итүче белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез иде. Бабайлар заманы артта калды. Бик ярлы илләрдә генә бүген дә сөннәткә бабайлар утырта. Өй шартларында яки лицензиясе булмаган клиникаларда сөннәткә утырткан очракта "сөннәтлек" киселеп бетмәгән, ә кайбер чакта операция, гомумән, дөрес ясалмаган була - яңадан ясарга туры килә. Биш-җиде минутлык операциянең наркозы куркыныч түгел. Заманча аппаратлар һәм, наркоз бирү өчен, елдан-ел җиңелрәк препаратлар кулланыла. Әмма иң мөһиме, әлбәттә, тәҗрибәле белгечләр.


Зөһрә Лотфуллина, улын сөннәткә утырткан ана:

- Улыбызны ике ай ярымлык вакытта сөннәткә утырттык. Шифаханәдә хирургка мөрәҗәгать иттек, лазер кулланып сөннәтләде, 5-6 көндә төзәлде, бәясе дә артык кыйммәт түгел - 2 мең ярым. Барлык ата-аналарга бу уңайдан белгечләргә, табибларга барырга киңәш итәр идем, өйдә сөннәткә утыртучыларны аңламыйм, минемчә, алай куркыныч. Кечкенә вакытта сөннәтләсәләр яхшырак, чөнки бала капшамый, тотмый, шуңа тизрәк тә төзәлә.

Сөннәткә утыртуга каршы фикерләр

Венера Мотыйгуллина:

- Мин сөннәтләүгә ышанмыйм, чөнки Аллаһ туганда ук кешене дөрес итеп тудырган.

Дамира Гәрәева:

- Белмим инде, кирәк микән башны интектереп йөрү. Улымны сөннәткә утыртырга жәл. Баланы яхшылап юынып йөрергә өйрәтсәң бернинди пычрак та җыелмый. Үсеп җиткәч, үз теләге белән ясатыр әле.

Экспертлар фикере

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга районының имам-мөхтәсибе:

- Сөннәткә утырту - ул безнең динебезнең бер йоласы. Ир баланы сөннәткә утырту тиеш гамәл булып санала, динебез шулай куша. Бала тугач, әти-әнинең берничә бурычы барлыкка килә: исем кушу, ир баланы сөннәткә утырту. Әгәр бала сөннәткә утыртылмаса, гөнаһысы әти-әни өстенә төшә. Ә кайда сөннәтләргә, монысы икенче мәсьәлә. Элекке заманнарда өйләрдә әби-бабайлар сөннәтләгән, хәзер дә болай эшләүчеләр бар. Бер әйберне - куркынычсызлык мәсьәләсен күз алдында тотарга кирәк. Ата-ана баланы сөннәткә утыртканда, бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен тотарга тиеш. Өйдә сөннәткә утыртканда, төрле хәл килеп чыгарга, нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин, шуңа күрә әти-әни кайда куркынычсызрак, шунда барырга тиеш. Әгәр нәтиҗәсе начар булып, бала гарип кала икән, әти-әни бала, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәк. Баланы куркыныч астына куймыйча, шифаханәдә үз эшен белгән, һөнәри кешеләргә мөрәҗәгать итү хәерлерәк. Бала тугач та берничә көн узгач, аны сөннәткә утыртырга мөмкин, бу шулай киңәш ителә дә. Иртәрәк булган саен, яхшырак. Сөннәтләүне дин ягыннан да, медицина ягыннан да, ир кешенең сәламәтлегенә файдалы дигән нәтиҗәгә килделәр.

Шәфкать Әхмәтҗанов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы:

- Әгәр медицина хезмәткәрләре күрсәтмәсе булса, балалар хирургына мөрәҗәгать итәләр. Хәзер бит күп ата-аналар балаларын матурлык өчен сөннәтләргә тели, андыйларны кабул итмибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 ноября 2017 в 13:33
    Җырга-моңга гашыйклар 19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.
    9
    0
    0
  • 20 ноября 2017 в 08:58
    Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты “Беренче канал”да Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең “Беренче канал”га бару тарихын әтисе Данир “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтте.
    13
    0
    0
  • 17 ноября 2017 в 11:08
    Ижевскидагы фаҗига эзләре буйлап: газ шартлавыннан ничек сакланырга Үткән атнада күрше республикада килеп чыккан фаҗига бөтен Татарстанны тетрәндерде. Хәтерләсәгез, 9 ноябрьдә Ижевскида көнкүреш газы шартлау аркасында, Удмурт урамындагы 261нче йорт подъезды җимерелде.
    34
    0
    0
  • 17 ноября 2017 в 11:03
    Үткән юлы данлыклы Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Михаил кызы Кузнецова 93нче гомер көзен каршылый.
    23
    0
    0
  • 17 ноября 2017 в 10:57
    Кем нәрсәдән зарлана? Алабуга зона торак инспекциясенә шушы елның 9 аенда 522 язма шикаять кергән. Бу хакта әлеге оешма башлыгының урынбасары Марина Балобанова хәбәр итте.
    28
    0
    0
  • 16 ноября 2017 в 15:27
    Ил-йорты бар илен сөйләр Интернет үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә, ә басма матбугатның тиражы елдан-ел кимесә дә, бирешмибез әле. Безнең редакция газеталары озакламый үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк, шуңа күрә “күпне күргән” басманың үзенә дә игътибар бирер вакыт җитте түгелме?
    45
    0
    0
  • 16 ноября 2017 в 15:02
    Каян алып эчәләр? “Татар-информ” мәгълүмәте буенча 2017 елның гыйнварыннан башлап, 9 ай барышында алкогольле продукцияне ваклап сату күләме үткән елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 4 процентка үскән.
    42
    0
    0
  • 16 ноября 2017 в 14:26
    Без сәламәт яшәү яклы Наркоманлык – җәмгыятькә куркыныч белән янаган иң зур афәтләрнең берсе. Мәгариф өлкәсендә аңа каршы актив көрәшкә чакыралар.
    33
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 14 ноября 2017 в 14:27
    Алабугада яңа мәдрәсә булачак
    Алабуга шәһәренең “Шатлык” мәчете янында төзелеш эшләре бара. Биредә төзеләчәк күпфункцияле үзәк үз эченә мәдрәсә, ашханә һәм спорт залын алачак.
    75
    0
    0
  • 20 ноября 2017 в 08:58
    Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты “Беренче канал”да Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең “Беренче канал”га бару тарихын әтисе Данир “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтте.
    13
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 13:33
    Җырга-моңга гашыйклар 19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.
    9
    0
    0