Алабуга нуры

2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.

Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде.

Программа 2017-2018 елларда тормышка ашырыла. Бу эшләргә барлыгы 7,5 миллиард сум акча тотылачак. Аның нәтиҗәләре буенча, республиканың 195 объектында капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

 

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    28
    0
    0