Алабуга нуры

2021 елда төп үзгәрешләр: эш, пенсия, ана капиталы

Яңа елда россиялеләрне, шул исәптән алабугалыларны законнарда бик күп үзгәрешләр көтә: физик затлар кеременә салымны яңадан исәпләү, читтән торып эшләүне җайга салу һәм башкалар.

Читтән торып эшләү
2021 елның 1 гыйнварыннан Хезмәт кодексына читтән торып эшләүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. Документка РФ Президенты кул куйган. Әгәр эш бирүче читтән торып эшләүче хезмәткәрнең эш вакытын төгәл билгеләмәсә, хезмәткәр моны үзе эшли ала дип яза «Российская газета». «Дистанцион эш» һәм «читтән торып эшләү» төшенчәләре синонимга әверелде. Дистанцион эш өч категориягә бүленә: даими, билгеле бер чорга, периодик рәвештә. Даими нигездә эшләүче дистанцион хезмәткәргә отпуск башкаларга кебек үк бирелә — ел саен 28 календарь көннән дә ким түгел. Вакытлыча эшләүче дистанцион хезмәткәргә предприятиедә каралган отпуск графигы гамәлдә булачак. Әгәр хезмәткәр вакытлыча дистанцион эшкә күчсә һәм аның алдында торган бурычлар шул ук булып кала икән, хезмәт хакы киметелергә тиеш түгел. Хезмәткәр дистанцион рәвештә даими яки вакытлыча эшләсә дә, куелган бурычларны үтәү өчен эш бирүче аны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тиеш. Хәзер бу законда беркетелгән. Әгәр читтән торып эшләүче эш бирүче белән ике эш көне дәвамында җитди сәбәпләрсез элемтәгә чыкмый икән, бу эштән азат итү өчен нигез булырга мөмкин. Эштән китү өчен икенче яңа сәбәп — әгәр хезмәткәр элемтә начар булган урынга күчеп китсә. Элемтә булмау — җитди сәбәп түгел.

Минималь хезмәт хакы күләме



Яңа закон проекты нигезендә, яшәү минимумы 2021 елда 11 мең 653 сум тәшкил итәчәк, ә минималь хезмәт хакы — 12 мең 792 сум. Хәзер яшәү минимумы куллану кәрзиненә бәйле түгел, ә узган елда гражданнарның Росстат исәп тоткан җан башына уртача кеременә бәйле. Моннан тыш, яшәү минимумы узган ел белән чагыштырганда ким була алмый диелә канунда. Эшкә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумы — 12 мең 702 сум, пенсионерларга — 10 мең 21 сум, балаларга 11 мең 303 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Пенсияләр



1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү шартлары үзгәрде, дип хәбәр итте Алабуга районында Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская. Быел пенсиягә 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар чыгачак. Ким дигәндә 12 ел күләмендә стаж һәм 21 пенсия коэффициенты кирәк булачак. Иминият пенсияләре 6,3 процентка индексацияләнә. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә һәр пенсионерның шәхси өстәмәсе һәм ул ала торган пенсия күләменә бәйле. Өстәмәнең уртача күләме якынча 1 мең сум тәшкил итә. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль түләүләр апрель аенда алдан 2,6 процентка индексацияләнәчәк.

Ана капиталы



РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы үсеш алды. Ул 2026 ел ахырына кадәр озайтылган, капитал суммасы арткан, ә хәзер аңа беренче балалары туган яки уллыкка алган гаиләләр хокуклы. Президент Юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумнан артык һәм 483 мең 882 сум тәшкил итә. Әгәр беренче баласы туган гаилә сертификат алмаган булса, икенче балага ул 23 меңгә арта һәм 639 мең 432 сум булачак. Бу хакта Алабуга районында Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская хәбәр итә. Шулай ук ана капиталы хезмәтләрен күрсәтү турындагы гаризаларны карау вакыты да кыскартылган. Дәүләт сертификатын 5 эш көне эчендә бирергә, ә акчадан файдалану турындагы гариза 10 эш көне эчендә карап тикшерелергә тиеш. Билгеләп үтик, сертификатны проактив рәсмиләштерү узган елның яңалыгы булып тора, ягъни мөрәҗәгать итмичә дә мөмкин. Шулай итеп, проактив нигезендә «ГХАТ» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча сертификатларның 97 проценты бирелгән.

Маркировкалау
1 гыйнвардан җиңел сәнәгать товарларын мәҗбүри маркировкалау кертеләчәк. Яңа закон сатучыларны шулай ук 1 гыйнварга кадәр сатылмаган товар калдыкларын маркировкаларга мәҗбүр итә. Моның өчен эшмәкәрләрнең 2021 елның февраленә кадәр вакыты бар. Моннан тыш, ювелир эшләнмәләрен мәҗбүри рәвештә маркировкаларга кирәк, ә 1 июльдән Россиядә маркировкаланган зәркән әйберләре әйләнеше генә рөхсәт ителә. Әлеге проект тест режимында 2020 елның 1 декабреннән эшли башлады.

Айныткычлар
1 гыйнварда Россиядә айныткычлар системасын булдыру турындагы закон үз көченә керә. Полиция исерек хәлдә җәмәгать урыннарында булган гражданнарны махсус оешмаларга китерү хокукын алачак. Төбәкләр айныткычларны дәүләт-шәхси һәм муниципаль-шәхси партнерлык нигезендә төзи алачак.

Янгын куркынычсызлыгы



1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә шәхси әйберләрне чорма һәм цоколь катларында саклау рөхсәт ителми. Шулай ук балкон һәм лоджияләрдә шәм һәм сүндерелмәгән тәмәкеләрне караучысыз калдыру тыела. Газ плитәләре хуҗалары аларга техник хезмәт күрсәтергә тиеш. Подвал тәрәзәләрендәге рәшәткәләр бикле булырга тиеш түгел. Кагыйдә бозучыларны 2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр штраф көтә. Шәхси йортлар территориясендә чүп-чарны яндыру һәм учак ягу тыела. Шашлыкны мангалда әзерләү рөхсәт ителә. Моннан тыш, халыкка йортлар янындагы территорияләрдә янучан материаллардан торган калдыклар чүплеге оештыру тыела.

Россиялеләргә COVID-19га каршы прививка ясаячаклар



2021 елда Россиядә коронавируска каршы күпләп вакцинация башланачак. Хәзер ул риск төркемендәге россиялеләр — табиблар, укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм күп санлы кешеләр белән элемтәдә торучылар өчен генә уза. Вакцинация ирекле һәм түләүсез булачак. Әлегә ул бер генә препарат — «Спутник V». Бу вакцинаның нәтиҗәлелеге эшләүчеләр тарафыннан 95 процентка бәяләнә.

«Хатын-кызлар өчен тыелган» һөнәрләр азрак булачак



Яңа елдан Россиядә зарарлы яки куркыныч шартлары булган, хатын-кызлар хезмәте чикләнә торган һөнәрләр саны кими. 1 гыйнварда Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының тиешле боерыгы үз көченә керде. Ике дистә ел элек төзелгән исемлектә хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр 450дән артык булган. Яңа исемлектә аларның саны йөзгә кадәр кимегән. Химия производствосының кайбер төрләре (терекөмеш, хлор, фтор һәм башка агулы матдәләр белән эшләү), шулай ук авыр җир асты һәм тау эшләре элеккечә тыелган. Шул ук вакытта хатын-кызларга җитәкчеләр, шулай ук фәнни яки медицина белгечләре позициясен биләргә рөхсәт ителә. Исемлеккә шулай ук металл эшкәртүнең кайбер төрләре (мәсәлән, металл кою, тимерчелек, эретеп ябыштыру эшләре) һәм ягулык-энергетика секторыннан, суднолар төзү, металлургия, скважиналар бораулаудан кайбер һөнәрләр кергән. Моннан тыш, туку сәнәгатендә хатын-кызларны беренчел мамык эшкәртү һәм күн җитештерү, шулай ук азык-төлек өлкәсендә боз әзерләү өчен эшкә алмыйлар. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеге (киләчәк буын сәламәтлегенә тәэсир итүче) өчен куркыныч факторлар тыюга нигез булган.

Кунакханәләрнең эш кагыйдәләре үзгәрәчәк
Яңа елдан кунакханәләрнең яңа эш кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Хөкүмәт кабул иткән документ нигезендә, һәр отель үзенә билгеле бер категория бирү турында таныклыкка ия булырга, ә номер фонды 50дән артык булган кунакханәләрдә ресепшен тәүлек буе эшләргә тиеш. Аеруча сизелерлек үзгәрешләрнең берсе балигъ булмаганнарны кунакханәләргә урнаштыруга кагыла. Әгәр алар законлы вәкилләрдән (ата-аналар, уллыкка алучы яки опекуннар) башка килгән икән, аларның берсе тарафыннан рәсмиләштерелгән нотариаль ризалыкны күрсәтергә кирәк булачак. Шул ук вакытта 14 яшькә кадәрге балалар озата баручы белән булырга тиеш. Әйтик, балаларны экскурсиягә алып килгән мәктәп укытучысы яки ярышларга үз тәрбияләнүчеләре белән килгән тренер һәр балага нотариаль ризалык рәсмиләштерергә тиеш булачак. Шундый ук шартлар балаларның законлы вәкилләре булмаган туганнарына кагыла. Мәсәлән, әби-бабайларга. Кызганыч, нотариусның мондый ризалыгын рәсмиләштерү бушлай булмаячак — ул якынча ике мең сумга төшәчәк. Элегрәк балаларны урнаштыру өчен ризалык буенча мәҗбүри шартлар юк иде.

Кәгазь хезмәт кенәгәләре булмаячак
2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр эшкә урнашырга килгән кешеләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә ачылачак. Элегрәк эшкә урнашкан хезмәткәрләр, үз чиратларында, эш бирүчегә үзләренең хезмәт кенәгәсенең нинди рәвештә булачагы турында хәбәр итәргә тиеш. Стандарт буларак, эш бирүче хезмәт кенәгәләрен кәгазь рәвешендә калдырачак, әмма теләгән вакытта карарны үзгәртергә мөмкин булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: