Алабуга нуры

60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет

Ямьле җәйләрнең июнь айлары кеше күңелендә гөрләп узган Сабантуйлар белән истә каладыр кебек. Безнең гаиләдә бу ай зур горурлык белән әти-әниебезнең яшьлек туйларын хәтерләтеп тора.

1954 елның 14 июнендә безнең иң кадерле кешеләребез - әниебез Гыйльминур белән әтиебез Әсгать Гариповлар бер-берләрен табып кавышканнар. Нәкъ менә шушы көнне аларга җиде күктә никах укылган. Хак тәгаләнең әмере белән: "Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!" - дип язылгандыр. Аллага шөкер! Әтиебез белән әниебез бүген үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үтә.

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга без - балалар гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Кайда гына яшәсәләр дә, аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Әти-әниебезнең яшьлек тормышы үзләренең гүзәл туган яклары - тырыш халкы белән дан тоткан Мамадыш ягында узды. Исеме җисеменә туры килеп торган, табигатьнең иң матур җирендә - җырчы кошлы, саф һавалы урман уртасында урнашкан Алан авылында аларның ярты гомерләре үтте.

Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр. Сугыш елларыннан соңгы чорда эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булдылар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләде. Яз җитүгә, бакча эшләре тотына. Бакчага җан кертеп, әти умарталарын чыгарып тезә. Шул көннән башлап, үзләре кебек тырыш бал кортлары, ярыша-ярыша, бал җыя. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Аның янында сарай тулы мал-туар. Авыл кечкенә булгач, көтү чираты да бик тиз килеп җитә. Балаларының кечкенә чагы. Шул вак балаларны ияртеп, көтү көтәргә дә чыгып китәләр... "Нинди матур вакытлар, сиңа әйтәм!" - дип искә алалар хәзер үзләре дә, бер-берсенә карап елмаеп.

Хезмәт алар өчен һәрвакыт зур энергия чыганагы булды. Хөкүмәт эшеннән соң, җәмгыятькә файдалы хезмәткә дә вакыт таба иде алар. Табигатьне яшелләндерүдә һәрвакыт актив катнаштылар. Җәйгә чыксалар - питомникта (ул вакытта авылда Ольга апа белән Гыйльфан абый Ризвановлар җитәкләгән питомник бар иде), көзләр җитсә, агач утырту эшенә дә иң беренче баручы алар булды. Аларның күлгә билдән чумып, кабык төшерүләрен күргән кешеләр (ул заманнарда безнең авылда "солдат мунчаласы" ясар өчен юкә агачыннан кабык төшерү, аннан мунчала материалы алуны халык кул хезмәте белән башкара иде): "Ул Гыйльминур апа белән Әсгать абый исән микән?" - дип, һаман шаккатып искә алалар. Кыскасы, аларның башкарган эшләренә хайран калырлык! Гомер-гомергә һәр эшкә җиң сызганып, батыр йөрәк белән тотындылар. "Эшләп кеше үлми. Эштән курыкмагыз! Тырыш булыгыз!" - дип өнди хәзер дә әниебез.

Әти белән әни һөнәрнең дә аяк өсте йөреп, зур хезмәт куеп эшли торганын сайлаганнар. Әни, үзе укытучылыкка укыса да, пешекчелек эшен кулай күргән. Ул гомере буе "Иң оста пешекче" исемен йөртте.

Әниебез пешергән тәмле ашларны Урта Кирмән мәктәбе тулай торагында яшәгән укучылар әле дә сагынып искә ала. Әллә кайдан, ерактан танып, шул вакытларны сагынып, килеп күрешәләр. Әтиебез атлар яратты. Ул аларны, ат чабышында карап сокланган ярату белән генә түгел, һәрьяклап аңлап ярата иде. Аларның һәр сулышын тоеп, күзләреннән ни теләгәннәрен күреп, кешнәүләреннән нәрсә әйтәсе килүләрен сизеп тора иде. "Орлик", "Комсомол", "Йолдыз"... Әле хәзер дә һәрберсен хәтерли.

Намуслы хезмәтләрен алар Алабуга шәһәрендә дәвам иттеләр. Икесе дә Алабуга совхозында зур хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Әниебезнең мактаулы исеме, портреты "Почёт тактасы"ннан төшмәде, әти һәрвакыт "Иң яхшы балта остасы" булды. Тырыш хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләкләр, хәтта машина белән дә бүләкләнделәр. Хезмәтләрен күрә һәм бәяли белгән шул вакытның абруйлы, зур хөрмәткә лаек җитәкчесе Герман Мелкумянцка алар бүген дә чиксез рәхмәтле. Әти-әниебезнең лаеклы ялга чыкканчы иң алдынгы эшчеләр булуы, намуслы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез зурлап тапшырган орден-медальләре, бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар.

Шигырьләрдә әйтелгәнчә:

Еллар сукмагыннан горур атлап,

Сикәлтәле юлдан абынмый,

60 ел бергә гомер үтеп киткән,

Ару-талулар да тоелмый.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып дүрт бала дөньяга килгән. Дүртебезгә дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Дүртебез дә үз тормышларын корып, инде хәзер үзебез балалар тәрбиялибез, укытабыз. Тик, бик кызганыч, бүгенге көндә апабыз Вәсилә арабызда юк. Апаның җанына тигән авыру әти-әнине бу авыр кайгыдан саклап кала алмады. Шулай язгандыр инде. Язмышларында зур югалтулар кичерергә дә насыйп булган икән шул. Моның өчен Ходайдан сабырлык кына сорыйсы кала.

Тормышның ачысын-төчесен татып яшәгән әти-әниебез бүгенге көндә меңьеллык Алабугада гомер кичерә. Тугаров урамындагы биш катлы йортта үрнәк әби белән бабай булып яши алар. Һәркем аларга яхшы киңәшләре, ярдәмчел булулары өчен рәхмәт әйтә.

Язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр алар хәзер дә. Һәр туган көннәрен Ходайга тапшырып яшиләр. Без белә-белгәннән бирле әтиебез белән әниебез дин юлында. Совет чорында, әле мәчетләр булмаган чакларда авыл бабайлары Рамазан ае намазларын безнең өйгә җыелып укыйлар иде. Ул вакытта үзләре бик яшь булуларына карамастан, күңелләре изгелектә булган. Без дә аларга ияреп ураза тотарга, догалар укырга өйрәнеп үстек. Балаларыбыз да ак яулыклы әби белән ак түбәтәйле бабалары янына барып, шифалы сүзләр ишетеп, догалар тыңлап кайтырга ярата.

Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде!

Искиткеч гомер юлы кичерүче шушы матур парның төпчек кызлары Гөлфинур ГЫЙЛЬФАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: