Алабуга нуры

76 яшендә дә спорт белән бергә

Язмабыз актив тормыш белән яшәүче, спорт белән шөгыльләнүче мәңге яшь алабугалы турында.

Ишек бусагасыннан ук безне ачык йөз белән Альберт Сәйфи улы һәм аның тормыш иптәше Әлфия Касыйм кызы каршы алдылар, аларның гади һәм эчкерсез булулары әллә кайдан күренеп тора. Альберт Әсхәмовның спорттагы уңышлары белән танышуыбыз аның төрле бүләкләреннән башланды. Аларның күплегенә исең китәрлек... Ә бит боларның һәрберсе аның никадәр тырыш һәм максатчан булуы хакында сөйли.
Өлкән яшьтә булуына карамастан алабугалы йөгерә, чаңгыда йөри һәм ГТО нормаларын җиңел үти. Ә үз-үзен тотышы, егетләрчә җиңел хәрәкәте сокланырлык. Берәү дә аңа 76 яшь бирмәс. Гомумән, ул — спортка мөкиббән кеше.
Тумышы белән ул Мамадыш районы Иске Комазан авылыннан. Спортка мәхәббәтне әтисе уята, ул үзе көрәш белән шөгыльләнә. Гаиләләрендә һәр кеше музыка белән мавыга, бу Альберт Сәйфи улы тормышына да эз салмый калмый. Үз вакытында ул Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый (хәзер Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте. — Авт. иск.), ә аннары шунда ук 55 ел буе баянда уйнарга өйрәтә. 
Спорт буенча уңышларына килсәк, алабугалы үзенең беренче җиңүен — беренче урынны 19 яшендә яулый. Бу 1963 елда үткәрелгән яшүсмерләр арасында йөгерү буенча шәһәр ярышларында була. Ул вакытта мондый ярышларда җиңүе җиңелләрдән булмый. Ә чаңгы ярышларында ул 26 яшендә беренче урынга лаек була (1970 елда. — Авт. иск.). Шулай итеп, ул шәһәр җыелма командасы составына керә. 
− Йөрәккә боерып булмый бит, спортны яратам. Сезон эчендә якынча 1000 чакрым чаңгыда шуам. Яшь чакта, әлбәттә, күбрәк иде, әмма лаеклы ялга чыккач дистанцияне кыскарттым, — ди Альберт Әсхәмов.
Аның әйтүенчә, ул ун чакрымнан башлый һәм әлеге араны һәрдаим арттыра. Чаңгы трассасы аның йорты янында ук урнашкан. Чаңгы юлларын ясау белән ул мөстәкыйль шөгыльләнә, ул аны иртән торуга ук ясап куя. Биредә караңгы төшкәч тә шуарга мөмкин, чөнки территория күрше урамнардагы фонарьлар белән яхшы яктыртыла. Альберт Әсхәмов чаңгы юлын үзе өчен генә ясамый, монда якын-тирә күршеләре дә, башка урамнарда яшәүчеләр дә бик теләп чаңгы шуарга килә икән. 
— Альберт Сәйфиевич белән аралашучыларның барысы да спорт белән шөгыльләнә башлый. Бу ничектер үзеннән үзе килеп чыга, мин дә шөгыльләнәм, чаңгыда йөрим. Яшь чактагы кебек еш булмаса да, бергә йөрергә тырышабыз. Күршеләр дә спорт белән ныклап дуслаштылар (көлә), — ди Әлфия Касыйм кызы.
Алабугалы өчен ике юнәлеш тә бик якын. Йорт эчендә һәм аның тирәсендә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: борыслар, сикерү өчен комлы чокыр, герләр, гаражда теннис өстәле һәм тагын бик күп шундый әйберләр, ә шуларга өстәп өйдә фортепиано һәм баян да бар. Көн саен бу ике юнәлешкә вакыт таба ул.
— Музыкага да зур өстенлек бирәбез. Көн саен 40-45 минут хатыным җырлый, мин уйныйм. Әлеге вакыт эчендә күпме җыр җырлана, ә бу үз чиратында ми эшчәнлеген, хәтерне яхшырта, тавыш ярыларына яхшы йогынты ясый һәм башкалар.
Алма агачыннан ерак төшми дип дөрес әйтәләр шул: балалары әти-әнисе үрнәгендә яши. Алар да спортны үз итәләр. Инде оныклары үсеп килә, алар да төрле спорт төрләре белән мавыгалар.
— Тренировкадан соң күңел күтәрелә, шул рәвешле эндорфиннар бүленеп чыга. Кеше организмыннан бөтен начар уйлар юкка чыга. Иң мөһиме — бар нәрсәнең бары тик уңай якларын гына табарга кирәк. Әгәр кеше һәрвакыт нәрсәгәдер үпкәләп, ачуланып йөрсә, бу төрле авыруларга сәбәпче була, — дип сөйләде алабугалы.
Альберт Әсхәмов кебек кешеләр һәммәбезгә, бигрәк тә яшьләргә үрнәк булырдай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: