Алабуга нуры

“Абзый”га эшлисе килмәгәндә

Алабугада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр арта бара. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясе хәбәр итә.

“Һөнәри табышка салым” дип аталган Федераль Закон 2018 елның 27 ноябрендә кабул ителгән иде. Бүгенгә ул Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда гамәлдә.

2019 елның беренче яртыеллыгында Алабуга муниципаль районының 400дән артык салым түләүчесе кушылды. Салым хезмәткәрләре әйтүенчә, үзмәшгульле кешеләр нигездә тырнак һәм чәч ясау өлкәсендә хезмәт күрсәтә. Республикада, тулаем алганда, 15 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән. “Йорт” эшмәкәрләре – алар үзләре җитештергән әйберне сатудан яисә үзләре хезмәт күрсәтүдән табыш алучылар. Аларның эш бирүчеләре дә, ялланып эшләүчеләре дә юк. Закон аларга легаль хезмәтне рөхсәт итә. Үз чиратында, дәүләт андыйларга билгеле бер өстенлекләр дә бирә:

- салым ставкаларның түбәнлеге − 4 һәм 6 процент;

- салым тотып калу 10 000 сум күләменнән;

- иминият кертемнәреннән азат итү;

- индивидуаль эшмәкәр (ИП) статусыннан башка, алга таба үз бизнесыңны үстерү өчен капитал тупларга мөмкинлек бирә торган ачык эш.

Алабугалы Эльвира Садретдинова шәфкать туташы булып эшли. Шулай да  ярты ел элек, җаны теләгәнгә дип әйтергә кирәк, тортлар пешерә башлаган. Әйтүенә караганда, яңа закон чыккач, шунда ук карар иткән – ачык  эшләячәк, һәм ул салым органнарында үзмәшгуль буларак теркәлгән.

− Яшерен эшләсәң, иртәме-соңмы, барыбер ачылачак. Болай мин тыныч, клиентларыма да легаль эшләвем ошый. Нигә административ штраф түләргә һәм үзеңнең күңел тынычлыгын бозарга? – дип фикер йөртә ул.

Өстәвенә, Эльвираның сүзләренә караганда, Интернет аркылы теркәлүнең бернинди катлаулыгы да булмаган. Барысы да гади һәм уңайлы. “Минем салым” дигән мобиль кушымта яисә “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аркылы теркәлергә мөмкин. Шунысы да бар, “йорт” эшмәкәрләренә хисап һәм салым декларациясе кебек нәрсәләр биреп торасы юк.

Үзмәшгуль булып теркәлү ирекле, һәм андый кеше, теркәлми торып, һөнәри табыш алган булып саналмый. Күзәтчелек органнарының кисәтүенчә, теркәлми генә эшләү – алган керемнең күләменә бәйсез рәвештә, законны бозу ул. Шулай булса да, кайберәүләр салым хезмәткәрләреннән качуны кулай күрә. Кагыйдә буларак, алар моны керемнең түбәнлеге һәм клиентларының аз санда булуы белән аңлата. Әмма, чынлыкта, даими рәвештә нинди дә булса товар сатып яисә хезмәт күрсәтеп табыш алучылар кайчан да булса тикшерүче органнар игътибарына эләгә, чөнки салымчылар да иҗтимагый челтәрләрдә утыра бит, һәм алар мондый эшмәкәрләрне күзәтеп торганга, социаль челтәрләрдә үз товарын яисә хезмәт күрсәтүен  рекламалаучылар аларга күренеп тора. Шундый хәлләр булмасынга, Алабуга салымчылары, Эшмәкәрләргә ярдәм фонды вәкилләре белән берлектә, аңлату эшләре алып бара. Андый семинарлар атна саен уза.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: