«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы мөгаллиме Зөлфирә Данилова: эш нәтиҗәләре күпләр сокланырлык
Эшенә җаваплы караучы, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен максатчан юнәлештә хезмәт куючы укытучылар — милләт горурлыгы.
Арабызда шундый мөгаллимнәр булуы белән без дә горурланабыз. Мәктәбебезнең югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы Зөлфирә Сәләхетдин кызы — шундый укытучыларыбызның берсе.
Зөлфирә Данилова «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында 2020 елдан эшли. Беренче көннәреннән үк ул укучылар күңелендә татар теленә һәм татар әдәбиятына карата зур кызыксыну уяту өстендә эшли башлады. Дәресләрдә төрле ысуллар, кызыклы алымнар кулланып, укучыларның тел белемен арттырса, эш төрләре буенча осталык дәресләре үткәреп, хезмәттәшләре белән тәҗрибә дә уртаклаша ул. Яшь белгечләребез дә нәкъ менә аның янына мавыктыргыч дәресләр һәм чаралар үткәрү серләренә төшенергә зур теләк белән йөри.
Чынлап та, дәрес бирергә кирәкме, сыйныфтан тыш чара оештырырга әзерләнәсеңме, укучылар белән фәнни-гамәли конференциядә катнашасыңмы, олимпиадага әзерлек юнәлешендә ярдәм таләп ителәме — нинди сорау белән генә килмә, Зөлфирә ханым һәр юнәлештә зур ярдәмче һәм төпле киңәшче. Алай гына да түгел, аның эш нәтиҗәләре күпләр сокланырлык. Укучылары — төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә даими җиңүчеләр. Үз фәне буенча республика олимпиадаларына укучыларны әзерләүне ул үзенең иң җаваплы эше итеп саный. Узган уку елында Зөлфирә Сәләхетдин кызының укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә иреште: муниципаль этапта Азалия Хәйретдинова татар теленнән — призлы урын алды; Зөһрә Шәрифуллина, Камилә Хәбибуллина — җиңүче булдылар; татар әдәбиятыннан Сәйдәш Зиннәтов һәм Камилә Хәбибуллина җиңүче исемнәрен яулады. Республика этабында Камилә татар теле буенча — призер, әдәбияттан җиңүче исеменә лаек булды. Ә инде апрель аенда төрле илләрдән җыелган йөзләгән конкурсантны берләштереп Казанда үткән татар теле буенча Халыкара олимпиадада Камилә Алабуга данын яклап призер исемен алып кайтты.
Яңа уку елы белән, мәктәпләрдә тагын кызу эш башланды. Хезмәттәшебез кабат эзләнүдә, укучылары һәркөн аның дәресләренә ашкынып килә.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Укучылар күңелен яулаган Укытучыбызга алга таба да матур күрсәткечләр белән, югары үрләр яулап эшләвен телибез!
Гөлназ МӨХӘММӘТҖАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев