Алабуга нуры

Алабуга кешеләрен егерме ел чамасы куркытып торган ир-атны хөкем иттеләр

Суд аны Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепле, дип тапты.

Алабугада яшәүчеләрне егерме елга якын куркытып торган 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, беренче җинаятен ир-ат 1998 елда ук кылган. Үзенең иптәше белән кредитор хатын-кызны Алабугадагы «Шайтан каласы» территориясенә алдап алып кереп, бик каты кыйнаганнар. Шуннан соң, аңын югалткан хатын-кызны машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргәннәр. Моны шул тирәдән үтеп баручылар күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Әмма табиблар хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган.

Бераз соңрак, шул ук елның декабрендә, җинаятьне яшерү максатыннан, гаепләнүче үзе белән бергә җинаять кылган иптәшен дә «теге дөнья»га озаткан. Ир-атның муенын борып, Менделеевск районында машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргән.

 

Моннан тыш, җинаятьче Алабугада яшәүчеләрнең күчемсез милкен куркытып алган һәм берәүнең фатирын үзләштергән.

Ир-атны узган елның февралендә кулга алганнар. Аңа Россия  Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Ир-ат үз гаебен танымаган.

ЧЫГАНАК: http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/alabuga-keshelren-egerme-el-chamasy-kurkytyp-torgan-ir-atny-khkem-ittelr

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    100
    0
    0
Ночной режим